Бәетләр

Манара бәете


Манараны кисәләр дип
Һавадагы кошлар төште.
И манара, син булмагач,
Бетте азан тавышы.
И манара, күп заманнар
Әйтелгән иде азан.
Ходайдан вакытлар җитеп,
Җиткәндер ахырзаман.
Һавада болыт булмаса,
Җилләр дә исмәс иде,
Ходайдан вәгъдә булмаса,
Алар да кисмәс иде.
Манараны кисү белән,
Кояшның нуры бетте.
Иннә лилләһи рәҗигун,
Манара авып китте.
И манара, син куелгач,
Сөендек без, әлвидагъ.
Инде хәзер син киселгәч,
Елаштык без, әлвидагъ.
И манара, син куелгач,
Бөтен дөнья булды нур.
Инде безгә рәнҗеп китмә,
Шәһре рәхмәт, шәһре нур.
И әлвидагъ, бүген актык көнең,
Инде сине кисәргә дип
Бар да килделәр бүген.
Мәчет әйтә манарага:
"Хәзер мне сүтәләр.
Җилләр дә бөтен ягымнан
Ямансулап исәләр.
Мәчет әйтә: "И михрабым,
И минем мәнбәрларым",
Күгәрчен әйтә мәчеткә:
"Инде кайда гөрләрем".
Ничә еллар бу урында
Ялгыз утырды башым
Биш вакыт намаз, тәравих,
Салават иде эшем.
Фәрештәләр җыелганнар
Бар да тәкъбир әйтик дип.
Аллаһы әкбәр, аллаһы әкбәр,
Вә әлхәмделиллаһи дип.
И туганнар, аңласагыз,
Ахырзаманнар җитте.
Кадерле мәчет мулласы
Мәчетне ташлап китте.
И манара, синең аең
Бик ерактан ялтырый.
И манара, син ауганда,
Барча адәм калтырый.
Манара әйтә: "Әлвидагым,
Мине бүген кисәләр".
Манараны кисәләр дип,
Күп халыклар килделәр,
Җир йөзенә фәрештәләр
Мең саф булып иңделәр.
Манара әйтә: "Кисәләр бит,
Авам, авам, тотыгыз",- дип.
Өммәтләрем, һәркайсыгыз
Вәлгасрыйны укыгыз.
Манараның ай урагы
Авабыз дип дулкынлый.
Һавадагы ай-кояшлар,
Йолдызлар - бар да елый.
Манараның тәрәзәсе
Бар да җиргә коелды,
Фәрештәләр канат җәеп,
Саф-саф булып җыелды.
Борма-борма баскычларны
Алып-алып куйдылар.
Борма саен фәрештәләр
Саф-саф булып кундылар.
И манара, син киселгәч,
Барча кошлар таралды.
И манара, син булмагач,
Ислам дине таралды.


Мөслим районы Тойгелде авылында яшәүче
Рамазанова Оркыя Шәймөхәммәт кызыннан (1906 нчы елда туган) 1992 елда Г.Абдуллина язып алды.




Сайт управляется системой uCoz