Бәетләр

Клараның бәете


Бисмиллаһи вә биллаһи
Үтте ураза Гаете.
Мин әйтәмен, сез тыңлагыз
Клараның бәетен.
Бисмиллаһи дип башладым
Бу бәетнең башларын.
Хәнәфи генә ашады
Клараның башларын.
Нәзиләкәй минем янда
Нигә соң йокламадың?
Атаң пычак күтәргәндә,
Нигә соң якламадың?
Хәнәфинең бакча артында
Үсә икән вак таллар.
Клараның җәрәхәтен
Эчәгесеннән тапканнар.
Клараның чәчләрендә
Сандугач уйнагандыр.
Клараны үтереп Хәнәфи,
Калам дип уйлагандыр.
Хәнәфи, пычагың тыгып,
Эчләрендә уйнаттың.
Уйнаттың да эчендәге
Сабыкайны кузгаттың.
Хәнәфи, куй пычагыңны
Синең дә инәң кала.
Икебездә дә кадерлерәк
Газиз балабыз кала.
Нәзилә дип кычкырдым,
Әллә уянмадыңмы?
Әнкәңне үтерер дип,
Әллә уйламадыңмы?
Клараның ак күлмәге,
Буй-буй киткән парчасы.
Инәләре, туганнары –
Бәхил булсын барчасы.
Клараның кабере
Электрдан якты икән.
Клара җан биргәндә,
Кичке сәгать дүрт икән.
Клар апа кайт инде, - дип,
Кычкырадыр малларың,
Мөслим больницасында
Чыктымы әллә җаннарың?
Кларакай җанын бирде
Пычак араларында.
Җан биргәнен күрә алмады
Газиз балалары да.
Бәбекәем, Нәзилә,
Нигә килмисең икән?
Больницада җаным чыга,
Әллә белмисең микән?
Клараның кабере
Бигрәк тирән казылган,
Клараның үлеме
Мөкәттәрдә язылган.
Клараның каберендә
Пар сандугач сайрыйдыр,
Клараны суям дип,
Ире пычак кайрыйдыр.
И дусларым, күрдегезме,
Авыр яра күрдем мин.
Утыз сигез яшь чагында
Җир куенына кердем мин.
Бәбекәем, үсәрсең,
Үсәрсең дә китәрсең.
Атаң кебек усалларга
Булсаң, ни хәл итәрсең?
Атаң пычак күтәргәндә,
Җәеп килмәдең кочагың.
Син җәеп килсәң кочагың,
Ташлар иде пычагын...
Машиналар күреп калдым
Урманга кергән чакта.
Башым каберләрдә булды
Мин чәчкә кебек чакта.
Әнкәем дә юк минем,
Әбкәем дә юк минем.
Серләремне сөйләргә,
Туганым да юк минем.


Мөслим районы Тойгелде авылында яшәүче
Идрисова Әлфия Исмәгыйль кызыннан 1992 елда язып алды Г.Абдуллина.

Бәет 1976 нчы елның 25 октябрендә язылган.




Сайт управляется системой uCoz