Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Әкиятләр

Аю белән Мәче




Бер Аю имән башына бал куйган икән. Аны Мәче сизгән дә, имән башына менгән. Мәче бал ашап торган чакта Аю килгән дә:
- Монда нишлисең, - дигән.
Мәче әйткән:
- Менә аюларны, бүреләрне себер җибәрергә язу язамын. Мин мәскәүски писырь, - дигән. Аю, бу сүзләрне ишеткәч, артына әйләнеп, имән башыннан төшкән дә йөгергән. Мәче дә, Аюдан куркып, икенче якка качкан.


Информант – Кондратьев Виль Прохорович (1937 нче елда туган). Бабасы сөйләгәннәрдән Мөслим 2 нче урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Закиров Раниз язып алды.
2010 нчы ел.




Сайт управляется системой uCoz