Мәзәкләр

Түреш авылы мәзәкләре

Ак күмәч килешмәгән

Күбәк мәктәбендә укыганда, ашарга кәлҗемә алып йөри торган идек.
Ә безнең белән укучы колхоз рәисе кызында ап-ак төче күмәч була.
Аның да кәлҗемә ашыйсы килгәндер инде, иптәш кызым Люция белән ризыкларын алмаштылар. Люциянең кинәт кенә эче авырта башлады.
Шуннан ул: “Бай ашы ярлы эченә керсә, чыгам-чыгам дип әйтә икән”, - дип куйды.


Мөслим районы Түреш авылында яшәүче Флера апа сөйләгәнне язып алучы - Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Мөҗәһит Әхмәтҗановның “Авылым хатирәләре” (Казан: “Паритет” ҖЧҖ, 2006.- 58 нче бит) китабыннан алынды.


Гөнаһлы буласым килми

Шулай бервакыт каяндыр бераз он юнәттек. Аннан бик тәмле аш пешерү
нияте белән, күршебез Гөлчирә апага кердек. Ул безгә аш әзерләде. Аш бик тәмле булгандыр, күрәсең. Әхтәм – 12, мин 8 тарелка ашны “бәреп куйдык” та урамдагы канауга чыгып яттык. Шунда Гөлчирә апа бездән бик курыккан, ахры. “Башка берүк керә күрмәгез, сезгә ашарга пешереп, гөнаһлы буласым килми”, - диде.


Мөслим районы Түреш авылында яшәүче Зөфәр абый сөйләгәнне язып алучы - Мөҗәһит Әхмәтҗанов. Мөҗәһит Әхмәтҗановның “Авылым хатирәләре” (Казан: “Паритет” ҖЧҖ, 2006.- 59 нчы бит) китабыннан алынды.




Сайт управляется системой uCoz