Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Бәетләр

Фаязга атап чыгарылган бәет


Бисмиллаһи дип башладым
Бу бәетнең башларын,
Тимер торба алып китте
Фаязкайның башларын.

Фаязкайның бигрәк матур
Кара кыйгач кашлары.
Торба асларына кергән
Аның газиз башлары.

Фаязкаем иртүк торып
Китеп барды эшенә.
Аның болай булулары
Кермәгәндер төшенә.

Калмыяның суы ага
Ике ярын тутырып.
Буровойда ул эшләде
Алдынгы эшче булып.

Өстендәге киемнәрен
Элеп куйдык чөенә,
Төнге сәгать ун тулганда
Кайтардылар өенә.

Фаязкайны күрү белән
Башта карыйм күзенә.
Иман нурлары чыккан бит
Аның нурлы йөзенә.

Фаязкаем туган икән
Кыска гомерләр белән.
Төп йортларга кайтып китте
Шәһит үлемнәр белән.

Өйдән чыгып киткән чакта
Бер карады каерылып.
Ике баласы, хатыны
Калдылар бит аерылып.

Ауга чыккан чакта Фаяз
Ак куяннар атмады.
Аның кебек балаларын
Беркем дә яратмады.

Ихатада үсә микән
Утырткан каеннары?
Бөтен авылга таралды
Фаязның кайгылары.

Фаязкаем йөгереп барып
Чишмәләрдән су ала.
Чәчкә кебек вакытында
Арабыздан югала.

Индирам һәм балаларым,
Берүк сабыр булыгыз.
Әти - әни, туганнарым
Миңа дога кылыгыз.


Бәет авторы Мөслим районы Әмәкәй авылында яшәүче Муллагалиева Бәдәр. Бәетне сайтка татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызы тәкъдим итте. 2010 ел.





Сайт управляется системой uCoz