Йола фольклоры
Татар Бүләрендә Карга боткасы
Татар Бүләрендә Карга боткасы
Татар халкының иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - карга боткасы. Электән-элек кешеләр җирдә язның нилектән булганын белмәгәннәр, аны җылы яктан каргалар алып килә дип уйлап, гөрләвекләр ага башлагач, каргалар килгәч, алар хөрмәтенә “Карга боткасы” дигән бәйрәм ясаганнар.
Дүрт гасырлык тарихы булган авылыбызда бу бәйрәм бүгенге көнгә кадәр сакланса да зур үзгәрешләр кичергән. Борынгы мәҗүси бабаларыбызның йоласы балалар уены булып калган.
Әби-бабаларыбыз бала вакытта матур итеп киенеп, өйдән-өйгә кереп, ярмалар, йомыркалар җыеп, изге теләкләр теләп, авыл халкын бәйрәмгә чакырганнар. Су буйларында, аланнарда казан асып, ботка пешкәнче уйнап-җырлап, такмак әйтешкәннән соң, бергәләп ботка ашаганнар, калганын каргаларга дип җир өстенә сипкәннәр.
Ә әти-әниләребез, тау битләре кардан ачылгач, төркем-төркем булып, малайлар, кызлар аерым-аерым ботка пешереп ашауларын, бер-берсе белән кемузардан йөгерешеп ярышуларын бүген дә бик сагынып сөйлиләр.
Без, мәктәптәге бөтен укытучылар, укучылар, ел саен су буендагы болынга җыелып, төрле спорт ярышлары үткәрәбез, кызыклы уеннар уйныйбыз.
Хәзер без борынгы бабаларыбызның элекке традицияләрен яңарттык. Башта авылдагы өлкән кешеләрдән сораштык. Р.Уразманның “Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре” дигән китабындагы материаллар белән таныштык.
Ат җигелгән арбага төялешеп, җырлый-җырлый, авыл буенча күчтәнәчләр, бүләкләр җыйдык.
Исәнмесез, өйдәмесез?
Ярма, икмәк бирәсезме?
Май кирәк, ярма кирәк
Карга туена бар да кирәк, - дип такмакладык без.
Һәр бала, һәр олы кеше күчтәнәчләр, бүләкләр белән килде.
Клуб янындагы аланда калай мич өстендәге зур казанда ботка пешкәнче, уйнадык, җырладык, ярыштык.
Карга боткасына килгән өлкән яшьтәге Насиха апа белән Нәфисә апа үзләренең элекке карга боткасы һәм уеннары турында сөйләделәр. Һәр бала аларны кызыксынып тыңлады. Мәктәп, китапханә, клуб эшчеләре бергә оештырган бу бәйрәмдә казанда төрле ярмаларда пешкән тәмле ботканы бик яратып ашадык һәм кошларны да ботка белән сыйладык. Үзебез дә сыйландык, илгә иминлек, муллык, бөтен кешегә дә бәхет теләдек.
Исламова Гөлия, Тат. Бүләр мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.
Сайт өчен материалны 2010 нчы елда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәхбетдинова Җәмилә ападан алдык.