Йола фольклоры

Татар Бүләре куыкларының Сабан туе


Сабантуй - халкыбызның яратып үткәрә торган борынгы олы бәйрәме ул. Безнең якларда аны элек Җыен, Мәйдан дип тә атаганнар. Бу бәйрәм Тат.Бүләр тарихында аеруча үзенчәлекле урын алып тора.

Элек авылдагы һәр кешегә кушамат такканнар. Тат. Бүләрдә яшәүчеләрне еш кына куыклар дип атаганнар. Без авыл халкы кушаматының килеп чыгышы белән кызыксынып, бик күп кешеләрдән сораштык.

Бүләр авылында яшәүчеләр борынгы заманда ук мактанчык булганнар, шуңа аларны куыклар дип үртәгәннәр. Халык телендә бу кушамат тарихының берничә төре яши. Азиев Равил абый сөйләве буенча, бер елны Сабан туенда агалы-энеле ике туган ялтыр-йолтыр килеп торган бер пар яхшы читек алган.Аларның мактанасылары килгәндер инде, җигүле тарантаска утырып, икесе дә күренә торган аякларына читек киеп, берсе уң аягын, икенчесе сулын трантастан асылындырып, ат белән Сабан туе мәйданы уртасыннан мактанып үтеп киткәннәр.

Бабам Исламов Мәгъфурҗан болай дип сөйләде: “Атка утырып ике дус сабантуйга баралар. Ләкин аларның икесенә бер пар галошлары гына булган, берсе чабатадан икән. Болар авылларны үткәндә икесе дә берәр аягына гына галош киеп, шул аякларын арбадан асылындырып баралар. Авыл кешеләре шәп ялтравыклы галошларны күреп, Бүләрләрнең байлыгына, ыспайлыгына соклана дип сөенәләр икән. Мондый кешеләр авылда әле хәзер дә очрый диләр”.

Безнең, ягъни Тат.Бүләр куыкларының, Сабантуйлары да тирә-яктагы авылларныкыннан үзенчәлекле. Иске Сәет, Исәнсеф, Чишмә, Тат.Бүләр авыл халкы өчен бер зур сабантуй үткәрелә. Ә 2-3 көн алдан һәр өйгә кереп, бүләк җыю оештырыла.

Җигүле атларны матурлап бизәп, арбага 3-4 озын колга беркетелә. Арбадагы гармунчы һәм кучер янынына 3-4 яшьтән алып, 12-13 яшькәчә балалар төялә. Арбага сыя алмый калганнары бүләк җыючы апаларына ярдәм итәләр, колгага авылдашлары биргән бүләкләрне бәйләшәләр, үзләре арбадагыларга кушылып җырлыйлар да. Иң кызыгы бүләк җыелып беткәч башлана. Беренче малайлар йөгерешә, аннан кызлар. Кайчагында җиңүчеләрне кабат йөгертәләр. Шигырь сөйләүчеләр һәм җырчылар да көч сынаша, зур сабантуйга әзерлек бара, җиңүчеләргә бүләкләр дә бирелә, шатлыктан авызлар ерыла.

Эшләр беткәч, бүләкләр җыелгач, 2-3 көннән халык Сабантуйга җыела. Башка авылллардагы уеннар, ярышлар бездә дә бар, ә иң кызыклысы, халык яратканы-ат чабышлары.Гади эш атлары, нәселле чабышкы атлар, юыртаклар ярышы аеруча абруйлы санала бездә. Аларның һәркайсына бүләкләр тапшырыла.Атларның муенына чигүле сөлгеләр, аллы-гөлле чүпрәкләр урап, җиңүчеләр халык җыелып утырган түгәрәккә кереп, атларын җитәкләп, түгәрәкне әйләнеп чыгалар. Халык аларны алкышлый, мактый, зурлый.



Исламова Гөлия, Тат. Бүләр мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.
Сайт өчен материалны 2010 нчы елда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәхбетдинова Җәмилә ападан алдык.





Сайт управляется системой uCoz