Риваятьләр

Әмәкәй авылының топонимик риваятьләре


Бай тарихлы авылыбызның үзенә генә хас истәлекле урыннары, бүгенгә
кадәр исемнәрен югалтмыйча сакланып килгән мәңгелек бизәкләре бар.
Алар елга-чишмәләр, сазлык, имәнлек, куаклыклар.

Авылга кергәндә юлның сул ягында Яркәй елгасы кала. Бик күп еллар элек
язгы ташу вакытында Ярмөхәммәт исемле бик фәкыйрь генә кеше, Әмәкәй авылына килү нияте белән, җәяүләп юлга чыга. Төнгә калып, шул елга
суында батып үлә. Менә безнең елгабыз да шуның истәлеге булып, Яркәй исеме белән йөртелә. Ул үзе бер кечкенә елга булып, Калмыя елгасына агып төшә.

Закир елгасы авыл уртасында яшәүче Закир исемле кешенең ихатасы
буйлап акканга күрә, аның исеме белән йөртелә.

Печмән елгасы - Әмәкәй авылы биләмәсендәге беренче басуда артык тирән булмаган сөзәк ярлы, аз сулы, күпереп торган сазлы урын. Аны иген игү өчен дә, терлек ашату өчен дә файдаланып булмый. Исеме дә шушы урында Печмән исемле кешенең фаҗигале үлеме белән бәйле.

Сөякәй авылына таба текә ярлы тирән чокырлар сузылган. Җәй көне анда җиләккә йөриләр. Берсе, исеме җисеменә туры килгәнлектән, Тирән чокыр дип йөртелә. Чөнки ул – язгы сулар агышы белән еллар узган саен тирәнәя барган, ярларына үлән үскән сусыз коры чокыр. Хәзер аның яр буйларында яшь наратлар үсә.

Телле тау чокыры да Тирән чокыр белән янәшә, аның кебек сусыз һәм ике яры уртасында үзенә хас теле бар.

Өзек чокыры Әмәкәй белән Әлмәт авыллары арасындагы үзенең табигате белән дан тоткан сай сулы елга. Язгы, көзге чорларда аның суы тирәнәя һәм тиз ага башлый. Ул елга аша ат белән үтә алмаганнар, юл өзелгән. Шуңа күрә аны Өзек чокыры дип атаганнар.

Йомры имәнлек. Бу урын агачларны төпләгән вакытта төпләнми калган вак кына куаклыклардан үрчеп, ару гына эреләнә төшкән агачлар аллеясы.

Башкортстан белән чиктәш урында Борынчык дигән урман аланы бар. Элек ул авылның сахрасы, дачасы булган. Чөнки монда хуҗалыкның умарта һәм җиләк-җимеш бакчасы бар иде. Аны авылыбызның танылган бакчачысы Фәссах ага Исхаков үстерә. Якын-тирә авылларны, районнарны даны белән генә түгел, тәмле-тәмле сортлы алмалары, җиләк-җимешләре белән сокландыра. Ләкин хәзер бу бакча бетте. Аның исеме һәм Борынчыкның борынын сузып торган урыны гына калды.

Бия суйган. Халык күңеленә кереп калган гаҗәеп тамырлы бу атаманың тарихы болай. Моннан күп еллар элек Әмәкәйдә яшәгән Габделхәй исемле байның баласы булмаган. Ул җиде мәртәбә өйләнеп караган. Җиденче хатыны да йөккә узмагач, бердәнбер көнне мир җыенында аксакаллар алдында болай дигән: ”Әгәр минем җәмәгатем йөккә узса, һәм ул ир бала да алып кайтса, ат көтүем арасыннан иң зур биямне суеп, бөтен Әмәкәй авылы халкын җыеп, бия ите белән сыйлаячакмын”. Аның теләге кабул булган. Шуннан соң әлеге бай улы туган көнне бия суйдырып, Әмәкәй белән Табанлыкүл авылы арасындагы иң матур куаклыклар, хәтфә үләннәргә төренгән, хуш ис бөркеп торган киң аланны сайлап алып, шунда аш әзерләткән. Бу урын атамасы шул вакыйганың истәлеге булып саклана.

Мурзин коесы. Авылыбыз уртасындагы бу коедан бөтен авыл халкы чиста су эчә.Чишмәне карап, чистартып торган Мурзин Әбүзәр исеме белән аталган.

Менә никадәр бизәкләргә, хикмәтле атамаларга бай безнең Әмәкәй авылы. Аларның һәрберсе авылыбызның үткәндәге яшәешен чагылдыра, халык хәтерендә саклана. Авылыбызның бу гүзәл урыннары һәрберебезнең күңелендә яши.



Язып алучы – Әмәкәй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызы. 2010 ел.




Сайт управляется системой uCoz