Риваятьләр
Казан юлы
Казан юлы
Мөслим районындагы Иске Карамалы белән Усы авыллары арасында
«Завод урманы» дип йөртелгән урман бар. Патша заманында Лыков дигән җирбиләүче (Сембернеке булган) Сембердән алып Уфага кадәр булган
урманны биләгән. Усы авылы янындагы урманда аның бакыр руднигы
булган. Шуңа күрә бу урманны «Завод урманы» дип атап йөрткәннәр.
(Завод урманы Туймавы ягында да бар. Анда сукно заводлары булган.)
Шушы Усы авылына якын урында урман аша бик киң итеп, берничә
чакрым озынлыкта агачларны кырып, юл ачканнар. Моны кешеләр «Казан юлы» дип атаганнар.
«Казан юлы» дигәч тә, кемнәрдер бу ачыклыкны Казан шәһәренә бара
торган юл дип уйлаганнар. Ул исә бөтенләй башкача. Әнә шул рудниктан алынган бакыр рудасын эретеп кою өчен утыз ат белән сөйрәтеп, зур чуен
казан алып кайтканнар. Менә шул казанны өстерәтеп кайту өчен ачылган
юлны «Казан юлы» дип атаганнар.
Мөслим районы Октябрь авылында яшәүче Г.Сәхиуллинадан (60 яшь) Л.Җамалетдинов язып алган.
Материал "Болгар, Казан төшми телләрдән: Риваятьләр һәм легендалар" (Казан: Мәгариф, 2001, 90 нчы бит) китабыннан күчереп алынды.