Күчтәнәч

Әкиятхәнә

Яңа әкият

(Курчак спектакле өчен бер пәрдәлек пьеса)


Автор: Атаджанова Нәфисә Кәримбиргән кызы
Татарстан Республикасы Мөслим районы
Мөслим 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
11нче сыйныф укучысы


Катнашалар:
Алып баручы.
Солтан патша.
Сихерче.
Таңбатыр.
Су анасы.
Шүрәле.
Былтыр.
Төлке.
Түгәрәк күмәч.
Кар кызы.


Алып баручы.
Борын-борын заманда,
Әле сез тумаганда,
Яшәгән, ди, бер солтан.
Тик кәефе булмаган.
Бу хәлдән ул бик туйган,
Сихерчедән сораган:

Солтан патша.
- Сараемда бар да бар күк,
Тик нидер җитми күңелгә.
Табынның да яме юк,
Белмисеңме син, нидән?

Сихерче.
Солтан патша, мин беләмен
Сина нәрсә җитмәвен...

Солтан патша.
Әйтеп кара сихерче
Җавабың ишетәем?..

Сихерче.
Алтын-көмеш, байлыклар,
Бар да бар сараеңда.
Юк бары тик патшабикә
Синең тәхетең янында...
Бар дөньяда бер чибәр,
Диңгез кебек күзләре,
Авырганда, җанга дәва
Аның әйткән сүзләре...

Солтан патша.
Беләсеңме бу гүзәлне
Кайдан эзләп табарга...

Сихерче.
Яши ул, патшам, еракта,
Җиде диңгез артында.
Анда барып җитәр өчен,
Менү кирәк кыяга,
Аннан уттан чыгарга,
Урманнарны айкарга...

Солтан патша.
Күрәм эш җиңелләрдән түгел,
Нишлим икән мин хәзер?..

Сихерче.
Яши, патшам, синең илдә
Көче ташыган бер батыр...

Солтан патша.
Әйтче, зинһар, аты ничек,
Кайда хәзер ул батыр?

Сихерче.
Камыр батырның агасы,
Аты аның Таңбатыр...

Солтан патша.
Китерегез Таңбатырны
Тизрәк минем сарайга.
Вакыт җитте аңарга
Дөньяларны айкарга!!!

Таңбатыр.
Ни йомыш, бөек падишаһ?
Килдем синең каршыңа.

Солтан патша.
Өйләнергә мин телимен
Гүзәлкәй кар кызына.
Йомышым шул: барып син
Җиде диңгез артына,
Менеп биек кыяга
кызны алып кайтырга
Тиешсең!!!

Таңбатыр.
Ләкин, патшам, мин теләмим
Ут дәрьясын кичәргә!

Солтан патша.
Теләмисең?
Димәк, башын кисәргә!

Таңбатыр.
Кичер, патшам, хәзер үк
Мин әзермен китәргә...

Алып баручы.
Шунда батыр атын җигеп
Ерак сәфәргә китте.
Бик озак барганнан соң,
Диңгез ярына җитте...
Ә диңгез шундый олы,
Иге-чиге күренми.
Таңбатыр уйга чумды,
Нишләргә дә ул белми...

Таңбатыр.
Ярдәм итче миңа, диңгез,
Кая барыйм мин хәзер?
Кирегә юл тотсам әгәр,
Палач балтасы әзер...

Алып баручы.
Тыныч торган җиреннән
Диңгез шаулый башлады,
Килеп чыкты каяндыр
Куркыныч су анасы...

Су анасы.
Нәрсә булды сиңа, егет,
Нинди кайгы башыңда?
Әллә син дә килдеңме
Алтын тарак урларга?!

Таңбатыр.
Явыз ният түгел эшем,
Синең алда баш иям.
Карак малай түгелмен мин,
Тарагыңа мин тимәм.

Су анасы.
Тукта егет, алтын тарак
Кирәкми сиңа димәк?
Нидер дөрес түгел монда,
Бу бит башка әкият...

Алып баручы.
Әйтергә дә онытканмын
Бу бит яңа әкият.
Монда аңа кар кызын
Эзләп табарга кирәк.

Су анасы.
Алай булса, сөйлә, егет
Кая юлларың бара?
Булышырга әзермен мин,
Ярдәмем тия калса.

Таңбатыр.
Бөек Солтан патшага
Барам эзләп кар кызын.
Чибәрлеге, ди, аның
Алырлык күзнең явын.
Тик белмим шул бу дәрьяны
Ничек итеп гизәргә.
Җиде диңгезне үтәргә
Корабым юк, нишләргә?..

Су анасы.
Ул гүзәлне юк минем
Юлымда очратканым.
Тик диңгезне чыгарга
Мин сиңа булышырмын...

Алып баручы.
Шунда кинәт олы диңгез
Икегә аерылды.
Таңбатырга алга таба
Барырга юл ачылды.
Су анасы батырга
Кычкырып дәшеп калды:

Су анасы.
Нәкъ диңгезнең артында
Булыр урман, күр әле.
Кар кызының кайдалыгын
Белер, бәлки, шүрәле...

Алып баручы.
Океанны үтеп батыр,
Килеп җитте урманга.
Шундый куе, кара урман
Куркыныч ки, карарга...
Ә батыр соң нишләсен?
Кирәк алга барырга.
Килеп чыкты бермәлне,
Бармагын уып каршына,
Шүрәле!
Күр әле:
Үзе иләмсез,
Мөгезе бар башында...

Шүрәле.
Әйдә, егет, бире кил
Кети-кети уйнарга.
Бу юлысы мин сиңа
Ирек бирмәм качарга.
Бармагымны да бирмәмен
бурәнәгә кысарга,
Кешеләргә җитәр инде
Шүрәлене алдарга!

Таңбатыр.
Шүрәле дус, туктале,
Мин бит Былтыр түгелмен.
Сине алдап качарга
Гел ниятем юк минем.
Падишаһка кар кызын
Эзләп чыктым мин юлга.
Бүрәнәгә бармагыңны
Вакыт юк кыстырырга...

Шүрәле.
Яңа хәйлә уйлап табып
Алдалыйсың син, егет!
Теге юлы да качтың,
Исемем Былтыр диеп.
Күптән хәзер инде минем
Юк кеше көлдергәнем,
Кети-кети уйнатып,
Көлдереп үтергәнем.

Алып баручы.
Ышандыра алмады
Шүрәлене Таңбатыр.
Инде үләм дигәндә,
Килеп чыккан, ди, Былтыр...

Былтыр.
Һайт, урман сарыгы,
Эшең һаман шул икән!
Бу юлысы кай җиреңне
Ярыкка кыстырыйм микән?!

Шүрәле.
Юк, кирәкми, Былтыр җаным,
Гаебемне аңладым.
Ахыргача сиңа биргән
Сүземдә торалмадым.
Нәрсә кирәк миннән сиңа
Ярдәмем тия калыр.

Былтыр.
Файдасы булса әгәр,
Оялма, сора, батыр!

Таңбатыр.
Эзлимен мин кар кызын
Ерак-ерак илләрдән.
Аның кайда икәнлеген
Сез белмәссезме икән?..

Шүрәле.
Кар кызы?
Аның турында
Юк минем ишеткәнем,
Безнең кырлай урманында
Юк аны күргәннәрем...
Ерак түгел аланда
Яши күмәч, түгәрәк.
Ул күп җирләрдә йөри,
Аны табарга кирәк.

Былтыр.
Менә шушы сукмак буйлап
Бар син турыга гына.
Шүрәлеләр тияр диеп
Син дускаем курыкма.
Түгәрәк күмәчне күргәч,
Бездән сәлам әйтерсең.
Күптән инде күренми,
Безгә кунакка килсен.

Алып баручы.
Озак тормый саубуллашкач,
Батыр аланга китте.
Төннәр, көннәр атлагачтын,
Көчкә ул барып җитте.
Күрә: алан уртасында
Өй салынган бик гади.
Күмәч белән Төлкебикә
Гәпләшеп утыра, ди.

Таңбатыр.
Саулармысыз, мин – Таңбатыр,
Килдем ерак җирләрдән.
Кар кызының кайдалыгын
Әйтеп бирмәссез микән?

Төлке.
Башны бутап ник йорисең,
Кит, батыр, юлың озын.
Юк син безнең әкияттә,
Без белмибез кар кызын!

Түгәрәк күмәч.
Син ашыкма, кар кызының
Кайдалыгын мин беләм.
Әйдә, егет, минем белән,
Мин сиңа юл күрсәтәм.
Гүзәл кар кызы яши
Ерак салкын илләрдә.
Кеше аягы басмаган
Кар-буранлы җирләрдә.
Гел өендә утырып,
Кар кызы бик арыган.
Аны урларга кирәк
Явыз суык бабайдан.
Тик борчылма, әгәр үзе
Риза булса китәргә,
Алып китә алырбыз
Үзебезнең илләргә.

Алып баручы.
Шулай итеп күмәч белән
Ерак илгә киткәннәр.
Ике ай атлаганнан соң
Көчкә барып җиткәннәр.
Таңбатыр менеп киткән
Биек тауның башына.
Ефәк чәчле кар кызы
Очраган, ди, каршына.
Безнең батыр сүзсез калган,
Аның гүзәллеген күреп.
Мондыйларны очратмаган,
Күпме дөньяны гизеп.
Шул мизгелдә икесе дә
Сүзсез гашыйк булганнар.
Озак вакыт бер-беренә
Сүз каталмый торганнар.

Таңбатыр.
Ризамы син, әй гүзәл кыз,
Минем белән китәргә,
Бар дөньяларны айкап,
Ерак илләр гизәргә?

Кар кызы.
Миңа һич тә ярамый
Үз илемнән китәргә.
Шундук эри башлыймын
Кояш төшсә йөземә.

Алып баручы.
Ә безнең Таңбатырыбыз
Озак уйлап тормаган.
Суык бабайдан калырга
Ул рөхсәтен сораган.
Суык бабай риза булган,
Хәтта сөенеп киткән.
Үз урнына кеше кирәк:
Картаеп бара икән.
Ә тегендә Солтан патша
Һаман кар кызын көткән.
Батыр киткән юлны күзләп,
Картаеп ук ул беткән.
Ә Таңбатырны Суык бабай
Утырткан, ди, тәхеткә.
Кар кызы белән бергәләп
Яшиләр, ди, бәхеттә.


Бу көннән соң инде байтак
Яшәеш-гомер үткән.
Безнең Таңбатырыбыз хәзер
Кыш бабай булган икән!
Ел саен оныгы белән
Кайта ул үз иленә.
Бүләкләр, бәхет таратып,
Шатлык илтә һәр өйгә.

Мөслим, Иске Вәрәш - 2010




Сайт управляется системой uCoz