Җырлар
Гөлҗамал (татар халык җыры)
Евфрат Хисамов эшкәртүендә. Мөслим районы мәдәният йорты хоры. Хор җитәкчесе - Сәгыйть Хәбибуллин. Соло: Халидә Уразаева.
Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал,
Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр.
Энҗе-мәрҗән кызларның кулбавы.
Нинди генәй егеткә барырбыз дип, Гөлҗамал,
Колактан-колакка гына яшь кызлар сөйлиләр.
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы.