Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Җырлар

Мин җыр тыңларга яратам. Һәрбер җырның үз моңы бар, һәм алар күңелдә төрле хисләр һәм тойгылар уята. Күңелле җырлар тыңлагач, кәефләр күтәрелә, шаярасы, көләсе килә. Сагышлы җырлар уйландыра, күңелләрне айкап чыккан шикелле була. Җырның көе генә түгел сүзләре дә мәгънәле булырга тиеш. Минем әбием Усыда туып үскән. Алар ягында җырның сүзләре тормыштан алынган. Җырларда алар үзләренең кичергән хисләрен, уйларын көйгә салып җырлыйлар. Җыр белән алар яшерен серләрен әйткәннәр, мәхәббәттә аңлашканнар, кайгы килсә дә җыр ярдәмгә килгән. Җыр ул – моң чишмәсе. Аны яратырга кирәк.
Мөслим 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче А сыйныфы укучысы.


Кулъязма


Кыска җырлар

(керәшен җырлары)

Аппакайда бодайлар мин киптердем
Җәйге кояшларга таратып.
Сезләр чакыргачтын безләр килдек
Чын күңелләр белән яратып.

Карамадан дугалар без бөгәек
Сырлауларын кайчан да сырларбыз.
Җыелышкан чакларда җырламасак,
Җыелышып кайчан җырларбыз.

И, булды инде, туганнар, и, булды,
Туасы да айлар туды инде.
Сезләр чакыргачтын безләр килдек,
Безнең күңелләребез булды инде.

Усыкай буйлары, и, наратлык,
Наратлыкка бадиан тараттык.
Акылларын, фигылләрен сынамадык,
Төскә чибәр булгач яраттык.

Җибәрәек җырлап, китсен гөрләп,
Юл алмаган атлар юл алсын.
Бардыр моңлылары, бар моңсызы,
Моңлылары җылап уянсын.

Асыл агачларның йомычкасы
Балталардан төшә бик сирәк.
Синеңкәйдәй зифа, зирәк
Аналардан туар бик сирәк.

Өстеңә дә кигән күлмәгең
Буй-буй күренәдер күземә.
Дөньяларга чыккан кояш кебек
Күренәсең минем күземә.

Иртәләрдә торып тышка чыксам,
Тимерчеләр киткән күмергә.
Ашаганнар узсын, кигән тузсын,
Сөйгән ярың торсын гомергә.

Киттемкәй дә урман буйларыннан,
Алмадым да шомырт туйганчы.
Көннәр кыска булса да, төннәр озын,
Утыраек күңел булганчы.

Урман буйлары, и, балтырган,
Яңа бәбәйкәйләргә утырган.
Өстәл башларын ямьле итеп,
Әти белән әни килеп утырган.

Усы урамнарын без үтәек,
Яшелкәйдә ефәк сүтәек.
Яшелкәйдә ефәк, яшьли йөрәк
Җырламыйча ничек түзәек.

Яшәрепкәй чыккан яшел үлән
Бәбкәләргә түгел, казларга.
Безнең болай җырлап утыруыбыз
Бик күпләргә түгел, азларга.

Яңа өйләремә кергән чакта,
Сәгатьләрем сукты унберне.
Сез туганнарым белән йөрешергә
Ходаем бирсен иде гомерне.

Өстеңә лә кигән күлмәгеңнең
Алды итәген җилләр кайтарсын.
Бу ашаганнарны, бу эчкәнне
Бер ходаем үзе кайтарсын.

Быелкайда уңган бодайларның
Камылларын өстән кем урган?
Ташламаек, туганнар, ташламаек,
Туганнарын ташлап кем уңган?

Уң кулыма кигән йөзегем
Сул кулыма кисәм буш була.
Җырлаеммы, кодалар, гөрләемме,
Кайсы күңелегезгә хуш була?

Печәннәр дә чаптык без бергәләп,
Чүмәләсен куйдык киртәләп.
Әле йөрибез дә бергә-бергә,
Тагы да йөрсәк иде бергәләп.

Капка төпләрен көртләр баскан,
Җирән атын җигеп кем килгән?
Җырлайкайда гөрли сыйлау кирәк,
Гомер эчкәйләрендә бер килгән.

Йөгереп тә төштем су буена,
Чын чынаяк белән су эчтем.
Индекәй дә шөкер бер ходайга,
Сез туганнар белән күрештек.

Атларны да җигеп юлга чыксаң,
Сәлам бирү кирәк һәркемгә.
Эчендәге сезгә, савыты безгә,
Җырлаулары бөтен әртилгә.

Иртәндә лә торып тышка чыксам,
Сандугачлар кунган киртәгә.
Әйдәгез дә, туганнар, җырлашаек,
Бәйрәм үтә диләр иртәгә.

Иртәләрдә торып тышка чыксам,
Менеп бара болан көтүе.
Сез туганнарым бай булгачтын,
Рәхәт безгә дөнья көтүе.

Киртәләр дә тотсаң, тот иртәрәк,
Каенныкайларга җитә тот.
Минем туганаем сезнең кулда,
Кадерләрен белеп иркә тот.

Быелкайда уңган бодайларга
Шөкер итмәк кирәк ходайга.
Берләр шөкер түгел, меңнәр шөкер
Бу көннәрне биргән ходайга.

Туганаем ай туган ла дигәнгә
Туладыр да минем күңелем.
Сез туганкайларым килә куйгач,
Булды инде минем күңелем.

Түтәлкәйдә түтәл яшел суган,
Аның арасында сарымсак.
Җыенкайда туганнар арасында
Син туганаем минем тартымсак.

И киләдер яңгырлар, и киләдер,
Яусын иде Усыда чиләкләп.
Сезнекәй дә безгә (2) безне сезгә
Бер ходаем үзе кушкан җитәкләп.

Түгәрәкәй куак, башы вак,
Мәк чәчәкләренә охшаулы.
Йөзләргә дә берәү, меңгә икәү,
Безнең кияүләргә охшаулы.

Тәрәзәләр ачып мин сызгырдым,
Болындагы печән кипсен дип.
Болындагы печәннәр ай кипте инде,
Безгә кайтыр вакытлар җитте инде.

Самаварлар куйдым мин кайнарга,
Менә кайнап чыгар, күрерсез.
Сезләр китәрсез дә, без калырбыз,
Кайсыбызга булыр күңелсез?

Кәшимеркәй яулык бәйләгәнсең,
Күз өскәйләреңә төшереп.
Рәхмәт, туганаем, килүеңә,
Безне исләреңә төшереп.

Аклы яулыкларның парчасы
Бар яулыкайларда булсачы.
Үзегез чибәр, сүзегез татлы,
Бар кеше дә шулай булсачы.

Урамнардан икәү килә,
Аның берсе булды әргәнче.
Килгәннәрдән бирле карап торам,
Сез икәнсез монда ярдәмче.

Ат аякайларын күтәр-күтәр,
Сәхрәләрдән искән җил үтәр.
Бу гомерләр бездән үтәр китәр,
Тату йөрегәннәргә ни җитәр?

Яңа өйләреңә кергән чакта,
Чөй бистәркәйләрең ак булсын.
Кичтән йокыларың татлы булсын,
Иртән йокыларың сак булсын.

Солылар салдым улакка,
Бөдрә яллы туры атка.
Өйләремә ямьнәр керде
Кодаларым килгәч кунакка.

Ай илегез сезнең илегез,
Илле генә чакрым җирегез.
Илле чакрым диеп сез тормагыз,
Сагынганнар саен килегез.

Түгәрәкәй төшкән, томрап үскән
Уйсу җиркәйләрдә бер бодай.
Сезне безгә, безне сезгә
Сөеп кушса иде бер ходай.

Ишек алкайларым усак киртә,
Сандугачлар сайрый кич, иртә.
Син яныкаем кырда булгач,
Минем башкайларым бик иркә.

Икедә егет киңәш итә
Савырый кош балаларын тотарга.
Савырый кош баласы һич тоттырмас,
Егет кеше сүзен оттырмас.

Бүгенкәйдә печән чаптым мин төшемдә
Зәңгәр чәчәкләрнең эчендә.
Сезнекәйдәй яхшы кешеләрне
Күргәнем юк гомерем эчендә.

Кара урманнарга ла мин кергәчтен,
Ак каеннар кисеп лә турадым.
Ашагыз ла, туганнар, ай калҗасын,
Кулларымны юып ла турадым.

Ай-хай, бәлешләрнең и кайнары,
Тышларына чыккан майлары.
Җырлау кирәк, сыйлау кирәк
Килгән кунакларның байлары.

Йөгерепкәй төштем су буена,
Ярма юа урыс марҗасы.
Ярмалары дөге лә и ярмасы,
Ризыкка язсын калҗасы.

Җирәнкәй дә ике атыгыз,
Аның берсен безгә сатыгыз.
Бу кадәрле күп күчтәнәчне
Ничек тартып килде атыгыз?

Киемчеләр киемне, ай, кисәдер,
Кала микән аларның почмагы?
Кулларыгызны талдырып тормагыз,
Бар бит сезгә өстәл почмагы.

Тубылгыда агач озын булмас,
Тубылгылар аша юл булмас.
Яхшы ата-аналарның балалары
Кайда гына йөрсә хур булмас.

Алъяпкычларым ал түгел,
Мин сөямен сезне – хәл түгел.
Мин сөямен сезне – хәлләр түгел,
Җаным ярып бирсәм – жәл түгел.

И ашыңа, туганаем, и ашыңа,
Дәүләт яусын синең башыңа.
Бүдәнәләр кебек юргалашып,
Бәхетләрең килсен каршыңа.

Ишек алларыңны себереп куй,
Алма тәгәрәтеп уйнарсыз.
Бу җырларымны тот исеңдә,
Безне сагынганда җырларсыз.

Карыйм ямьле, ямьле урманнарым,
Бормаланып ята юллары.
Киң урамда кызлар бер җырласа,
Яңрап китә Усы буйлары.


Мөслим авылында яшәүче Гыйльфанова (Кондратьева) Лидия ападан (1931 елда Яңа Усы авылында туган) оныгы Гыйльфанов Алмаз язып алды. 2011 ел.




Сайт управляется системой uCoz