Утлы еллар кайтавазы
Солдат хатлары. Минһаҗетдинов Госсам.
Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык, колачы, әһәмияте белән ничәмә-ничә буыннар күңелен үзенә тартырдай вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын Җир шары хәтердә беркайчан да җуймас.
Еллар үткән саен, йөрәкләребезне телгәләп искә төшереп торачак авазлар калды: җан һәм тән яралары алып кайткан исәннәр, мәңгелеккә ятып калган солдатлар, аларның җырлары һәм хатлары...
Хатлар, хатлар... Өчпочмаклы, ак, зәңгәр яки ал конвертлы, читенә кыр почтасының тәртип саны куелган, штемпель сугылган хатлар. Төрле телдәге бу хатларда бер максат, бер уй, бер теләк бик ачык чагыла: Җиңүгә ышаныч!
Фронттан килгән хатларның кайберләре безнең көннәргә кадәр сакланган. Бүген дә бу хатларны укып, авыр сугыш елларын искә төшерәбез, сугышчыларның нинди батырлыклар эшләвен, ниләр кичерүен аңлыйбыз...
Госсам Минһаҗетдин улы Минһаҗев хәрби хезмәткә 1941 елның сентябрендә чакырыла. 1060 нчы укчы полкы составында, фронтның алгы сызыгында булырга туры килә аңа. Алар часте, немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә хисапсыз югалтулар кичерә-кичерә, Смоленск шәһәренә кадәр чигенә. Менә бер заман Мәскәүдән Сталин имзасы белән приказ килә: “Чигенүне туктатырга, Смоленскны фашистларга бирмәскә!” Бу боерыкны тормышка ашыру өчен, иске таш ныгытма стеналарын файдаланып, көчле саклану сызыгы булдырыла. Шәһәрне саклап калу өчен дәһшәтле, канкойгыч сугыш башлана.
Немец илбасарларына каршы сугышка киткән олы улы Госсамнан нинди дә булса хәбәр килүен озак көтте Минҗетдин ага. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр карашы авыл капкасы тарафында булды. Менә, хат ташучы кыз килеп җитәр дә Госсамнан хат китерер, дип өметләнде ул. Ә Сәкинәнең үзен күрүгә кинәт каушап кала, күңелен куркыныч уйлар битәрләргә тотына иде. Борчылырлык урын да бар шул: инде унсигез яшьлек улы белән бер тирәдә чыгып киткән кайбер авылдашларының һәлак булуы турында хәбәрләр дә килә башлады.
Ә беркөнне, ниһаять...
Минһаҗетдин ага, кече улы Госман белән Нәсимәне ияртеп, урманга чыккан иде. Кар астыннан табып алган чыбык-чабыкны “ухалла” чанасына төяп авылга кайтып керүгә, күршеләре “сөенче алды”: Госсамна хат килгән.
“Сау бул, авылым
Таң атканда торып тышка чыгам,
Сагынып карыйм авылым ягына.
Кеше генә түгел, очар кош та
Туган-үскән җирен сагына.
Синдә, авылым, үтте бала чагым,
Уйнап-көлеп болын буенда.
Минән аерылып калачагың
Юк иде бит ул чак уеңда.
Туган авылын ташлап, ут эченә
Кереп китә инде улыгыз.
Әти-әни һәм дә туганнарым,
Миннән аерылып калдыгыз.
Туган җирләр шулай ерак калды
Елап калды иркә йолдызым.
Сагынсам да кайтмам,
Сау бул, авылым,
Барыр юлым әле бик озын.
Сау булыгыз, газиз әти, әни һәм туганнарым. 23 февраль, 1942 ел.”
Сугышчының беренче хатында шушы шигъри юллардан гайре берни дә юк. Әйе, аның күңелендә әле сугыш, үлем куркынычы әле ояламаган. Госсамны бары тик якыннарыннан, туган җиреннән аерылу хисе газаплый...
Мөслим районы Әлмәт авылында туып үскән Госсам Минаҗевның икенче хаты нәкъ ярты ел үткәч язылган. Гади карандаш белән язылган хатның кайбер урыннары инде сүзе-хәрефе танымаслык дәрәҗәдә.
“Сагынычлы сәлам хаты. Безки Кызыл армия сафларында фронтта Ватан өчен сугышучы улыгыз Госсамнан сезки туган илемдә яшәүче кадерле әткәй һәм әнкәйгә, бер күреп сөйләшергә һәм бергә гомер итүемне теләп, бик сагынып, бик күп сәламнәремне озатып калам. Һәм дә кадерле булган энем Госман һәм сеңлем Нәсимәгә... әбекәй белән Гарифә түткәйгә... Сибәй абзыкайга һәм аларның гаиләсенә бик күп сәлам диярсез. Башка агай-энеләргә , күрше-күкертләргә, бу хатны укучыга, укыганда тыңлап торучыларга һәм мине сораган яшьләргә һәм кызларга ялкынлы кайнар сәлам. Сәлам тәмам, сүзгә күчәм.
Минем хәлгә килсәгез, без хәзер фронтта сугышабыз һәм дошманны чигендерәбез. 5 көн сугыштык, наступать итәбез. Минем белән булган Айман малае Хаисов Галимҗан ранин булды. Аннан соң мине аердылар. Мин хәзер командирлар белән бергәрәк йөрим. Әгәр дә үлсәм-китсәм, сезгә белгертер кешеләр юк. Кадерле әткәй һәм әнкәй. Минем исәнлегемне теләгез һәм карт-корткаларга теләтегез. Исән килеш кайта алсам, Алла бирса, үзем бәхилләтермен. Кадерле әткәй, сугыш хәлләрен үзең беләсең инде. Аннан хатны алу белән миңа авылдагы хәлләрне язып хат салыгыз. Әткәй һәм әнкәй, энем Госман, өйдә калганнарны алмыйча һәм дә мин дә исән кайтып, тигез гомер итә генә алсак ярар иде.
Әткәй, хатны алу белән хат салыгыз. Әгәр дә минем хат сезгәбармаса, мин исәндер дибелмәгез. Мин ничек тә булса хат салгалармын. Бу хатымны да акупта гына яздым.
Ярый, пока, башка язар сүзем юк. Исән кайтып бергә тигез гомер итүне теләп калучы улыгыз Госсам.
23 август 1942 ел.”
Әйе, фронт сызыгыннан язган хатларында гади солдат Госсамның туган ягын өзелеп сагынуы да, дошманга нәфрәте дә ачык чагыла, ата-анасына, авыл өлкәннәренә хөрмәте, ышанычы да күренә. Сугышчылар, исән-имин кайтуларына ышанып, Җиңүгә өмет итеп, батырларча сугыша. Бу сугышта күрсәткән фидакарьлеге өчен Госсам да “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Әти-әнисенә командирларыннан рәхмәт хаты да килә.
...Кайту турында уйлар бик күпләр өчен хыялда гына кала шул. Тарихчылар бу сугыш корбаннарының 50 миллионнан артып китүен әйтә. Аналарның йөрәгенә мәңгелек тирән җәрхәт ясап, күңелгә якын эчтәлектәге хатлар белән беррәттән, шомлы хәбәрләр дә килә. Госсам абыйга да туган авылына кайтырга насыйп булмый. 1942 елның 10 сентябрендә Смоленск өлкәсенең Ожигово авылы янында барган сугышта ул батырларча һәлак була.
Әбиләрнең сандык төбендә менә инде ничә дистә еллар буе Бөек Ватан сугышының фронт сызыгыннан килгән хатлар саклана. Вакыт-галиҗәнап ул хатларны сары төскә керткән; алар кулдан-кулга йөреп укыла-укыла таушалып беткәннәр. Окоплардан килгән бу ядкарьләр хәзер безгә, сугышны күрмәгән буынга, Бөек Ватан сугышының нинди авыр булуы, бүгенге матур тормышның зур югалтулар һәм авырлыклар бәрабәренә яулап алынуы турында искәртеп тора...
Зур сугышлар бетә, ә тарих – мәңгелек. Еллар үткән саен, йөрәкләребезне телгәләп искә төшереп торачак авазлар калды: җан әм тән яралары алып кайткан исәннәр, мәңгелеккә ятып калган содатлар, аларның җырлары һәм хатлары...
Рәйсә Минһаҗетдинова, Мөслим 2нче урта мәктәбенең математика укытучысы. 2009 ел.