Энҗе чәчтем - энҗе җыям...
Җырлар
***
Аргы яктан бирге якка
Очып йөри су кошы.
Әллә безгә калды микән
Ахырзаман сугышы?
- дип җырлап киттеләр безнең әтиләр сугышка. Ә балалар, җирдә аунап, үксеп еладылар. Киткәннәрнең күбесенә ул, чыннан да, ахырзаман сугышы булды.
Сарман районы Минзәләбаш авылында яшәүче Мизхәт Талибуллин язмасыннан. 75 яшь. "Татарстан яшьләре" газетасы, №26-27, 2 март, 2010 ел.