Йола фольклоры

Бикмәч авылы йолалары


Бу төбәккә килеп урнашуны бикмәчле бабайлар ерак бабаларыбыз
җиренә әйләнеп кайтуыбыз дип атыйлар, ул хакта ата-бабаларыннан
ишетеп калган риваять-истәлекләрен сөйлиләр, Бәдри әби бакчасы
итәгендәге борынгы мари зиратын бабалары каберстаны дип саныйлар.
Шул уңайдан үзләре җырлый торган җырларын да җырлап бирәләр.

Бикмәч буйларына төшәрләргә
Булсын иде безгә туры юл.
Гөрләп кенә торган Бикмәч буе
Безгә булмый, кемгә булсын ул.

Бикмәч буйлары ай җиреклек,
Җиреклектә ай җиләклек.
Бу дөньяны көтәрләргә,
Үтә дә кирәк зирәклек.

Югарыда исемнәре аталган, төрле елларда бакый йортка китеп барган өлкәннәрне хәзер авылда яшәүче уллары илә кызлары вә туганнары, Инану йоласын үтәп, һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә башта мунчада юынырга дәшәләрдер, аннары өйгә, әзерләнгән ризык-нигъмәттән авыз итәргә, чакыра торганнардыр. Чөнки ата-бабаларны, әни-әбиләрне, туганнарны искә алу Йоланың әһәмиятле, үзәк өлеше.

Мунчаны булдыргач, пиннеген пешергәч һәм мунчаның исе-косы беткәч кенә мунчага чакыралар. Аннары мунча хуҗалары үзләре дә юынып, яңа киемнәр кияләр. Шуннан соң хуҗалар өйдә бәйрәм өстәле әзерлиләр, өстәлгә тәмле ризыклар куялар. Чакырылганнар ризыкларны "авыз итеп, хушлашкач" йорт хуҗалары ишекне ачып, чакырылганнарга мөрәҗәгать итәләр: "Хәзер инде барасы җирегезгә барыгыз!"

Бикмәч марилары мәҗүсиләр. Шулай булсалар да, православие динен тотучылар үткәрә торган бәйрәмнәрне кабул иткәннәр һәм үткәреп киләләр. Бары аерма бәйрәмнәрнең эчтәлегендә һәм аларны үткәрү срогында. Марилар ул бәйрәмнәрне урысларга караганда 3 көн алданрак башлыйлар һәм бер атна дәвам иттерәләр. Бәйрәмнең беренче көнендә "Кыямәт түрә" һәм "Кыямәт чуеч" исеменә шәм яндыралар. Аннары шәмнәр олы бабай белән әбигә, әти белән әнигә, аннан барлык туганнарга да яндырыла. Әлеге йоланы үткәрүчеләрнең шәмнәрне балавыз белән марлядан үзләре ясаганлыкларын да әйтәләр авыл өлкәннәре.

Бәйрәмнең соңгы көне Теләк көне исеме белән үткәрелә. Ул көнне һәрвакыт таба ашы — тәбикмәк пешерелә. Мул итеп бәйрәм өстәле әзерләнә. Өйдәгеләр җыйналышып өстәл янына утырганчы, теләкләр Аллаһыга җиткерелә. Гаилә исеменнән теләкләрне җиткерүче, гадәттә, гаиләдәге иң өлкән булган гаилә башы була. Ул башына бүрек, өстенә тышкы киемнәр киеп, әүвәле бисмилла әйтеп, аннары тәртибе белән теләкләрне бере артыннан икенчесен әйтә-саный башлый. Башта Ходай Тәгаләдән үзенә, барлык гаилә әгъзаларына, туганнарына озын гомер, саулык-сәламәтлек, аннары илгә-көнгә иминлек, тынычлык сорый. Шунан соң, калын итеп тәбикмәк өелгән савытны күтәрә дә "Амин, Сир-ляга" гыйбарәсен әйтә, йәнә савытны өстәлгә куя. Барлык теләкләрне Тәңрегә җиткерү дә шул тәртиптә дәвам иттерелә: бер-ике теләк әйтелә дә, ризыклы савыт (тарелка) күтәрелеп, шул ук "Амин, сирляга" кабатлана, аннары савыт өстәлгә куела. Бар теләкләрне дә Ходайга җиткереп бетергәнче теләк теләүче шулай дәвам итә.

Без сөйләшкән өлкәннәр үзләренең теләкләрен оста җиткерә белмәүләрен, заманында аларны бабаларыннан язып алып кала алмаганнарын, шуңа күрә теләкләрнең бик килешеп бетмәгәнен әйтәләр. Бабаларыбыз ул теләкләрне бик оста, эчтәлекле итеп әйтә иделәр, диләр алар. Китапларда язылган, оста хикәяләүгә охшаган бер әдәби әсәр кебек булган бабайларның теләкләре, дип өстиләр өлкәннәр.

Теләкләр арасында Аллаһының балаларыбызга, оныкларыбызга тәүфыйкъ-акыл бирүен, иманлы итүен сорау, нәсел-ырудашларга, күрше-күләнгә иминлек, исәнлек-саулык, кырларда игеннәрнең әйбәт булуын, абзарларыбызда мал-туарның күпләп үрчүен, зыян-дәүләт күрмәвен теләү һ.б. төрлеләре дә булган.

Бикмәчлеләр Пасха бәйрәмен, керәшен татарлары атаганча, Олыкөн дип йөртәләр. Менә шул Олыкөндә һәм Симек бәйрәмендә иртән иртүк торып, ишегалдына учак ягалар. Бик борынгыдан калган йола буенча, теләкләреңне теләп, ялкынланып, дөрләп янган шул учакны өч тапкыр сикереп чыгарга кирәк. Йоланы үтәгән кешеләр ут кебек саф, үткен акыллы, үтә булдыклы, елгыр булалар, дип саныйлар бикмәчле өлкәннәр.

Күмү йоласын үтәгәндә бикмәчлеләр дөньяны калдырып киткәннәрнең өс башына гадәти киемнәрен, аякларына резин кәлүш яки чабата кигезгәннәр. Мәет гробка салынган, ә капкачы ябылмыйча куелган.



Юныс Юсупов. Чишмә башым - Бикмәчем. – “Минзәлә” газетасы китапханәсе, 2005 ел.



Сайт управляется системой uCoz