Риваятьләр
Бикмәч авылы риваятьләре
Бикмәч авылы риваятьләре
Бүген Бикмәч авылында гомер кичергәннәрнең бабаларына үзләре
охшаткан, мач санаган урынны озак эзләргә, андый җиргә барып урнашу
өчен йөзләгән чакрымнар ара үтәргә туры килгән. Ә.Әхмәтгалиевнең
"Мөслим төбәге" (Яр Чаллы, 2003) хезмәтеннән, бикмәчлеләрнең буыннардан буыннарга җиткерелеп килә торган истәлекләреннән, бабайларның Вятка губернасы, Малмыж өязенең Кенәр авылыннан юлга кузгалуларын, Бәләбәй өязендәге Яңа Усы авылына килеп нигез коруларын беләбез. Риваять-истәлекләрдә бабайларның торак урынында яңа бер урам булып утырырга ниятләнүләре, ләкин аның өчен авыл крәстиәннәре җәмгыятенең рөхсәтен
ала алмау, шул сәбәпле, уңайсыз урыннарда торак әмәлләүләре бәян ителә. Шуңа күрә, башта яңа җиргә аяк баскан җиде гаиләнең җидесе җиде төштә, соңрак килеп, рөхсәт алган Иштирәк баба белән Куштирәк бабайлар да икесе ике чокыр буена "кунаклаганнар".
Авылның төньягын һәм көнчыгыш тарафын сөзәк таулар каплаган. Бикмәчлеләр ул таулар тезмәсендә Левонти тавын, Закирә таубашын, Каланча тавын, арырак Кардун тауларын атыйлар. (Барысын бергә Кәҗүнни (Казна) урманнар дип йөртәләр дә икән). Тау битләреннән башланган катнаш урманның алты-җиде чакрымнарга сузылуын әйтәләр өлкәннәр.
Бәрәңге бакчалары итәгеннән Бикмәч суы дип аталган инеш ага. (Кайбер рәсми документларда ул инеш Ык елгасының уң кушылдыгы Казанчы елгасы дип күрсәтелгән). Сулык авылның кояш чыгышы ягындагы урманнан, торак пунктыннан еракта юл алган. Инешкә авылдан читтә дә күп чишмәләр кушыла. Бикмәч җирендәге Исәнәй, Исәмәт, Ат коесы чишмәләре дә инешкә коялар. Инешнең суы шулчаклы саф, анда әле бүген дә форель йөзә. Әйтүләренә караганда, анысы күрше Ольгинолы Хвощинскийлар заманыннан ук калган. Бикмәч суында буа бар чагында форельның дүртәр-бишәр килограммга җиткәннәрен тота идек, диләр авыл кешеләре.
Җыеп кына әйткәндә, бикмәчлеләргә үзләре килеп нигез корган, тормыш башлап җибәргән җир бик ошаган, аларның шундый урында гомер итәргә иде дигән теләк-хыяллары тормышка ашкан. Үзебезгә бик мач килде, дип фикер йөрткәннәр күчеп утырган бабайлар һәм авылларын да Бикмач дип атарга карар кылганнар.
Күпчелек әңгәмәдәшләр фикеренчә, торак пункты исеме Бикмәч беренчел, ә инеш исеме икенчел булып чыга. Югарыда анде әйткәнебезне янә бер тапкыр кабатлыйбыз: бикмәчле бабайларга урман әрәмәләре, аклан-аклан урман болыннары, инеш-чишмәләре булган ул җирләр бик ошаган. Алар урынны тормыш көтәргә кулай, бик мач санап, шунда нигез корганнар. Торак пунктының үзен Бикмәч дип, ә авыл итәгеннән агып ятучы инешне Бикмәч суы дип атаганнар.
Юныс Юсупов. Чишмә башым - Бикмәчем. – “Минзәлә” газетасы китапханәсе, 2005 ел.