Мәзәкләр
Истәлек тә, мәзәк тә
***
Мәктәптә укыганда, Факил Сафин бик оялчан, ләкин шул вакытта ук инде
телгә җор була. Математика укытучысы М. апа һәрвакыт: "И балалар,
минем хәтерем бик начар", - дип зарлана икән.
Беркөнне М. апа Факилдән өч сум акча алып тора һәм, табигый ки, бирергә оныта. Бер атна көтә Факил аның кайтарып биргәнен, ике атна көтә. Ләкин юкка. Ул заманда, бигрәк тә укучы бала өчен өч сум - зур байлык иде бит. М. апа һаман, класска кергән саен: "И балалар, минем хәтерем бик начар", - дип зарлана. Ниһаять, Факил түзми, әйтеп сала:
- Шулай шул, апа. Хәтерегез бераз яхшырак булса, минем өч сумны да әллә кайчан кайтарып биргән булыр идегез...
***
Математика укытучыбыз Бания апа Юнысова безнең кечкенә генә уңышларыбызга да бик куана иде.
- Маладис, үскәнем, "өчле"! - ди торган иде ул, аркадан сөеп.
***
Яңа Карамалы малайлары бигрәк тәртипсез иде шул. Без, дусайлар, алай ук булмадык.
Бер малай бик каты тәртип бозгач, мәктәп директоры аны кабинетына алып кереп сүгә. Сүгә-сүгә дә, кызып китеп, берне ипи шүрлегенә дә менеп төшә.
Үзе шунда ук кесәсеннән бер сум акча алып, малайның кулына тоттыра:
- Мә, үскәнем. Берүк сукканны әтиеңә әйтә күрмә!
***
Бер елны "Яшь ленинчы"дамы, "Ялкын"дамы, "Әгәр мин тылсымчы булсам" дигән темага әкиятләр конкурсы игълан иттеләр. Мин дә бер әкият яза башладым. Дүртме, бишме бит яздым да "дәвамы бар" дип салып җибәрдем...
Берзаманны "Нишләп дәвамын җибәрмисең?" дип язылган хат килеп төшмәсенме! Ә мин аның башы ничек икәнен дә оныткан идем инде.
***
Физика укытучыбыз Флүр абый Гомәров сөйләгән иде.
"Институтта укыганда, бер дәрестә сызым сызабыз. Мин иң беренче булып сызып бетердем дә профессорга илтеп бирдем. И карый бу моны, и карый... Әллә ничә хата тапты:
- Мә яхшылап сыз, - дип, кире урынга утыртты.
- Әлбәттә, мин аның бер җирен дә төзәтмәдем, дәрес ахырына чаклы ял итеп утырдым. Сызымны иң азаккы булып тапшырдым. Профессор алып карады да ягымлы елмайды:
- Менә бит, тырышсаң булдырасың!"
***
10-11 яшьлек чакларымда мин ике ел рәттән өйдән качып киттем. Икесендә дә Казанга барып җиттем. Икесендә дә Ярморочный урамындагы балалар кабул итү пунктына ябып куйдылар. Шунда мин Зәкия апа Туфайлованы очраттым. Ул безгә матур-матур әкиятләр һәм Хуҗа Насретдин турында мәзәкләр сөйли иде. Аны без барыбыз да: минем шикелле өйрәнчек беспризорниклардан алып, шомарып беткән Казан ышпаналарына хәтле яратып тыңлый идек. Кызганыч, ул вакытта мин аның шагыйрә икәнлеген дә, исем-фамилиясен дә белми идем. Моны мин соңыннан, Зәкия апа вафат булгач кына аңладым.
Әхмәт Дусайлы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.