Йола фольклоры
Фоат Садриев истәлекләрее
Фоат Садриев истәлекләрее
Бригадалар ярышып эшләде. Иген уңган елларда ашлыкны кызыл олаулар
белән хуҗалыктан хуҗалыкка таратып йөрделәр. Халыкка ашлык өләшү
олы бәйрәм була иде. Бәләкәй чагымда бер күренеш исемдә калган: капчык-капчык ашлык төялгән арба бара, колхозның хуҗалык мөдире Мөхәммәтша абзый арттан атлый. Бәйрәм хөрмәтенә әз генә салмыш, үзе җыр суза:
Кызыл обоз көннәре
Күңелле һәм хикмәтле.
Бер кайгыларым калмады,
Колхозчылар икмәкле.
Тормыш офыкларында тыныч көннәрнең яктылыгын тою халыкта күңел күтәренкелеге белән сугарылган җырлар, күмәк уеннар тудыра. Кызлар һәм егетләрнең кулга-кул тотынышып, түгәрәк әйләнеп җырлаулары, биюләре бүген дә күз алдымда. Өсләрендә иске кием, аякларында чабата булса да, аларның күңел көрлегенә, күзләреннән, йөзләреннән ташыган яшьлек дәртенә хәйран калмалы иде. Ярым салкын, керосин лампасы белән яктыртылган клубта һәркөн “вечер”лар оештырылды, язгы кичке уеннар, Сабантуйлар күмәк җырлардан, күмәк биюләрдән яңгырап торды. Аңлатып бирә алмаслык сафлык, хөрлек, яктылык белән өретелгән ул уеннарны һич тә оныту мөмкин түгел.
Ак самавыр җиз генә,
Кайнаулары тиз генә;
Матур да күп, чибәр дә күп,
Җан сөйгәнем син генә.
Кушымтасында берничә пар уртада биеп әйләнә:
Яз җиткәч,
Китә Идел бозлары.
Фронтларда орден алды
Татарстан кызлары.
Бусы бетүгә, “Импаира-тиритур” башлана. Безнең авылда аны “Тимпаира-тиритур” дип җырлыйлар иде:
Алмагачка яулык элдем,
Сандугачлар кунсын дип.
Син дустыма хатлар яздым,
Сагынганны белсен дип.
Тимпаира-тиритур,
Тимпаира-тиритур.
Су буенда ат эчерә,
Колхоз егете бит ул.
Фоат Садриев. Авылдан хатлар. – Казан, 2009. – 19-21 б.