Риваятьләр

ЕЛГАБАШ АВЫЛЫ РИВАЯТЬЛӘРЕ


Өлкән буын кешеләренең ата-бабаларыннан ишеткәннәрен сөйләве буенча, авыл урнашкан урын борынгыдан калын урманнар белән капланган булган.
Иң элек бу төбәккә дүрт бабай килеп утырган. Халыкның хәтер сандыгында шушы чор белән бәйләнешле бер риваять сакланып калган. Имеш, Мөшеге елгасын чыккач, юлчылар, салкын сулы инеш буйлап шаулап утырган урман эченә кереп китәләр. Инеш чокырының әле бер, әле икенче яры буйлап бераз баргач, алар бал исе килгәнен тоялар. Мөгаен, кыргый бал кортлары оялаган агачлар бик күптер, бал исе борынны ярып керә. "Әллә берәр түбәндәрәк урнашкан ояның кәрәзен татып карыйбызмы?"
"Кит, син нәрсә, үзеңә күч кунуын телисеңме әллә", — диешә алар.
Чокыр башына җитеп, бераз карангалап йөргәч, җир астыннан ургылып
чыгучы чишмә янында тукталалар. Бу вакытта инде алар арып-талып беткән була. Уч тутырып, салкын чишмә суыннан авыз иткәч, яр башына утырып, тамак ялгап алалар. Шунда берсе: «Өемә кайтып кергәндәй, рәхәт булып китте, әллә бераз ял итеп алабызмы?» — ди. Ару-талу сизелерлек булганга, каршы килүче табылмый. Бу вакытта бүтәннәр йоклаганмы, юкмы, анысы караңгы, ләкин уятмасалар, тәкъдим белән чыгучы берни белми, бик озак йоклаган булыр иде. Уянгач ул: «Үземне әнкәй җәеп биргән түшәктә яткан кебек хис итеп, бернинди төш күрмичә йокладым. Димәк, бик тыныч урын бу. Әгәр каршы килмәсәгез, мин нигеземне шушы тирәдә корыр идем», — ди. Бу сүзләрдән соң, авыл буласы урын ачыкланган булса да, әле байтак вакыт тирә-якны яхшылап карап, тикшереп йөриләр. Фәкать шуннан соң гына, авыл инешнең уң ягында утырырга, йортлар чишмә тирәсеннән салына башларга тиеш дигән ныклы карарга килеп, шул тирәләргә тамга казыгы кагып, гаилә әгъзалары көтеп калган якка кайтырга кузгалалар.
Әлеге вакыйгадан соң дүрт гасырга якын вакыт узса да, елгабашлылар аларның исемнәрен әле дә яхшы хәтерли: Кармыш, Табылдык, Юкәчәй, Ярый исемле булганнар алар.

Елгабашта күп тапкырлар булып, авылның барлыкка килүе белән кызыксынгач, бик күпләр, бергә сүз куешкандай: «Авылга 4 бабай нигез салган. Кәҗә авылыннан чыккан безнең авыл, ул вакытта Минзәлә районындагы Матвеевка авылы шул исемне йөрткән» дип җавап бирделәр. Алар арасында Елгабашның укымышлы, яхшы хәтерле, абруйлы ветераннары — Хәмидулла Мөхәммәдиев, Сәкинә Вахитова, Нәсихә Хәбирова, Котдүс Газизов, Хәдимә Кәрәмова һәм башкалар бар иде. Буыннардан буынга күчә килеп, ха¬лык хәтерендә нык сакланып калган бердән бер версия булып, башка аңлатулар булмаганга, без моны да игътибар үзәгеннән читкә какмадык.
Озак еллар күршедәге Симәк авылы урта мәктәбендә балалар укыткан, заманында бик көчле агитатор, пропагандист булган, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы Сәкинә Вахитова авыл хәлләре, аның тарихы белән даими кызыксынып торган. Шуңа да кайчан авылда колхоз төзелгәнлеге, кайсы елларда, кемнәр рәис, бригадир, укытучы, клуб мөдире, фельдшер яки сатучы булып эшләгәнлеге һәм кемнәрнең мулла булганлыгы хакын¬да, ул бер дә уйлап тормастан җавап бирде. Дөресен әйткәндә, һич күпертмичә, «аяклы энциклопедия» дияргә була аны, шуңа да ул сөйләгәннәрне бәйнә-бәйнә кәгазь битенә теркәп бардык.
«Мин бәләкәй чакта әткәй Әнәк авылына бик еш бара иде. Үзе ясаган чана яки арба тәгәрмәче, дуга кебек нәрсәләрне бер ат йөгенә төйи дә, иртә белән «Шәрипкә барып кайтам әле», — дип чыгып китә. Караңгы төшкәндә, алып киткән әйберләрен икмәккә алмаштырып, кайтып керә. Бер тапкыр: «Ник син әткәй гел Әнәккә барасың, якында гына да авыллар бар ич?» —дигәч, — кызым, Әнәк безгә кардәш авыл. Элек Матвеевка авылы Кәҗә исеме белән аталып йөртелгән һәм анда татарлар яшәгән. Руслар килеп урнашкач, татар халкы авылдан куып чыгарылган һәм йортсыз-җирсез калган кешеләр, яшәр урын эзләп төрле якларга таралышкан. Менә шул вакытларда Әнәк, Яту һәм безнең авыл (Елгабаш) барлыкка килгән. Колхоз рәисе Шәрипкә килгәндә, Әнәктәге туган-тумачаларда кунакта булганда, балачактан бергә уйнап үскән дустым ул минем. Шулай булгач, ярдәм кирәк булганда, дустым янына бармыйча, кемгә барыйм ...»
Бу 1950 нче елларга кадәрле үк әйтелгән сүзләр булса да, колак төбемдә әле генә яңгыраган кебек. Бераз үсә төшкәч, авылның барлыкка килүенә кагылышлы бу сүзләрне күп тапкырлар башка кешеләрдән дә ишетергә туры килде. Сөйләүчеләре төрле булса да, фикерләре бер иде.
Ә әтием Латыйпның Әнәк авылындагы Шәрип дусты, Татарстан Республикасы президенты М.Ш. Шәймиевның әтисе була инде,» — дип, бик тә әһәмиятле мәгълүмат бирде Сәкинә ханым.

Авыл башта Салыдурун исемен йөрткән. Төрекчәдән тәржемә иткәндә сала — авыл, дуру — чиста, дурак (торак — тат.) — тукталыш мәгънәсен белдерә. Аннары, ниндидер сәбәп белән авыл рәсми документларда Сасыборын исеме астында теркәлә башлаган. Халыкта сакланган риваятьләрдә, аның бу исем белән аталып йөртелә башлавына карата бер караш яши. Ул Ә. Әхмәтгалиевнең «Мөслим төбәге» исемендәге тарихи сәхифәләрендә дә чагылыш тапкан. Анда шундый юллар бар: «... Өяздән килгән землемер әлеге тирәдә (авыл тирәсендә — авт.) үлеп яткан пошига тап була. Җәй көне булганлыктан, ул бозылган һәм начар ис тараткан. Землемер үзенең картасына авылның исемен дә Сасыборын дип язып киткән ...» Хакимияттән килгән кешенең борынына ят ис кергән өчен генә авылга мондый исем кушканына бер дә ышанасы килми. Безнең фикеребезчә ул авылның Салыдурун исемле булуын яхшы белгән, шулай да башкача атауны кирәк тапкан. Димәк, аны моңа авыл тирәсеннән үтеп барганда, борынына сасы ис килү түгел, ә җитдирәк сәбәп мәҗбүр иткән. Авыл ветераннары белән очрашканда, без бу хакта тагын бер кабат сүз алып бардык. Аларны игътибар белән тыңлагач, менә мондый фикер туды. Елгабашлылар хәтерендә сакланган өяз кешесе, Петр I нең яңа указы чыкканнан соң, авылга салым җыюны оештырырга килгән приказчы булырга тиеш. Яңа указ нигезендә авыл халкы салымны әүвәлгечә йортлар саныннан чыгып түгел, ә җан башыннан түләргә мәҗбүр булган. Бу исә гомуми салым күләмен ике мәртәбә диярлек арттырган, чөнки ул авылдагы ир җенесеннән булган һәр кешегә, шул исәптән яңа туган сабыйга да, урын өстендә яткан бабайга да салынган. Ә аның күләме ул чор өчен гаять зур — 1 сум 14 тиен тәшкил иткән. Моннан тыш җирле салым акчасы җыелган. Анысын су алган, тимерчелек алачыгыннан һәм тегермәннән файдаланган өчен алганнар. Аңа өстәп, татарлардан тагын 25 тиен күләмендә туй салымы түләткәннәр.
Билгеле халык моңа бик нык ризасызлык күрсәткән. Ә инде үз адресына куркыту-янау сүзләре дә яңгырый башлагач, өяз кешесе тизрәк тарантасына утырып, авылдан китү ягын караган. Минзәләгә кайткач, авылның исемен, староста әйткәнчә Салы-друн дип түгел, ә «Сасыбрунова» дип үзгәртеп язып куйган.



Баһманов Ф.М. Елга башы / Флүр Баһманов. – Алабуга: Алмедиа, 2009. - 55-64 б.




Сайт управляется системой uCoz