Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мөнәҗәтләр

И МАНАРА


И манара, синең аең бик ерактан ялтырый,
Синең авасыны белеп, җөмлә адәм калтырый.
Манара әйтә: «Әлвидаг, мине бүген кисәләр»,
«Әлвидаг, бәхил бул»,— дип, кыйбладан җилләр исәләр.
«Манараны кисәләр», - дип, күп халыклар килделәр,
Җир йөзенә фәрештәләр саф-саф булып иңделәр.
Манара әйтә: «Кисәләр, авам-авам, тотыгыз,
Өммәтләрем, һәркайсыгыз «Вәл-Гасрый»ны укыгыз».
Манарада айлы урак: «Авамын», - дип дулкынлый,
Һавада ай белән кояш, һәм дә йолдызлар елый.
Манараның тәрәзәсе - бар да җиргә коелды,
Фәрештәләр, канат җәеп, саф-саф булып егылды.
Борма-борма баскычларын алып-алып куйдылар,
Борма саен фәрештәләр саф-саф булып кундылар.
И манара, син киселгәч, бар изгелек югалды,
И манара, син булмагач, Ислам дине каралды.
«Манараны кисәләр бит»,— бала-чага тавышы,
И манара, син булмагач, бетте азан тавышы.
И манара, күпме заман әйтелгән иде азан,
Ходайның вәгъдәсе шулай: җиттеме ахырзаман?
Манараны кисү белән кояшның нуры бетте,
«Иннә иләйһи раҗигун»,— дип, манара авып төште.
И манара, син киселгәч, без ишеттек: «Әлвидаг»,
Инде хәзер син булмагач, җылашабыз: «Әлфирак».
И манара, син барында бөтен дөнья булды нур,
Инде безгә рәнҗеп китмә, шәһре рәхмәт, шәһре нур.
И манара, әлвидагың булыр актыккы көнең,
Чөнки, сине кисәргә дип, куштаннар килде бүген.
Мәчет әйтә: «Ни гөнаһым бар, кисәбез дип киләсез,
Кыямәт көн минем өчен ни җаваплар бирәсез?»
Мәчет әйтә: «И манарам, и минем михрабларым,
«Әлвидаг»,— дип саубуллашыйк, актыккы минутларым».
Мәчет әйтә: «И михрабым, и минем мөнбәрләрем!»
Күгәрченнәр дә елаша: «Инде кайда гөрләрмен?»
«Ничә еллар бер урында ялгыз утырды башым,
Биш вакыт намаз, тәравих, салават иде эшем».
Барча халык «аһ» орадыр, динсезләр мәчет сүтә,
Тирә-якта фәрештәләр тәкбирләр әйтеп китә.
Фәрештәләр җыелганнар: «Әйдә, зикер әйтик»,— дип,-
«Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, рәсүле Мөхәммәд»,— дип.
Мәчет әйтә: «Актык минут, зинһар, актыгын сүтмәгез,
Минем турыдан узган чакта дога кыйлмый үтмәгез».
И манара, урак очың карый иде кыйблага,
Ничә еллар зикер-тәсбих әйткән идек Аллага.
И манара, ничә еллар син утырдың нур булып,
Сине кисеп төшергәннәр мәңге йөрсен хур булып!
И манара, исемеңне бигрәк матур кушканнар,
Әгәр телгә килгән булсаң, куркыр иде дошманнар.
И манара, син үзеңне кем кискәнне белмәдең,
Бер Ходайдан әмер сорап, нигә телгә килмәдең?
И манара, иртән торгач, азан тавышын тыңлыйбыз,
Азан тавышын ишетмәгәч, җыелышып җылыйбыз.
Моны язган сәгыйд булсын, ике җиһанда шат булсын,
Кереп җәннәт сараена, җәһәннәмнән азат булсын!





Мөнәҗәт Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче Фәтхуллина Маһиәнвәрә Шәйхетдин кызыннан (1891 елда туган) 1983 елда К.Хөснуллин тарафыннан язып алынган. Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. (Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001, 534-536 битләр.)




Сайт управляется системой uCoz