Энҗе чәчтем - энҗе җыям...
Мөнәҗәтләр
ВАСЫЯТЬНАМӘ (II)
Сөйлим әле сезгә, бәбкәйләрем,
Күңелемнән чыккан моңнарны.
Мин үлгәч тә, Коръән укытсагыз,
Тәрәзәдән кайтып тыңлармын.
Зинһар, әйтәм, укытыгыз Коръән,
Минем васыятем шул булыр.
Садакалар биреп, Коръән укытсагыз,
Кабер өскәйләрем нур булыр.
Онытмагыз әйткән васыятем,
Сез бит минем газиз бәбкәем.
Җомга көннәрендә рухым кайтыр
Дога өмет итеп, бәбкәем.
Зинһар, балам, укытыгыз Коръән
Минем җаным кайтып тыңларга.
Кат-кат әйтәм бу сүзләрне сезгә,
Мин үлгәч тә, сагынып сөйләргә.
Каберләргә кергәч, гамәл кылып булмас,
Сездән генә өмет итәрмен.
Догаларыгыз барса, шат калырмын,
Онытсагыз, нихәл итәрмен?
Садакалар биреп, искә төшерегез,
Яткырмагыз мине газапта.
Җаным, кайтып, сездән сорый алмас:
Мин тоткында, сез бит азатта.
Җаным чыгып, җиргә күмелсәм дә,
Уздырыгыз минем өчемне.
Садакалар биреп, Коръән укытыгыз,
Онытмагыз атнакичемне.
Балаларым, сезгә васыятем:
Онытмагыз әйткән сүзләрем.
Хәер биреп, Коръән укытсагыз,
Якты булыр минем гүрләрем.
Бәбкәйләрем, сезгә васыятем:
Кычкырышып елый күрмәгез.
Табут ясап, кызыл кара куеп,
Җеназасыз куя күрмәгез.
Кычкырышып елый күрмәгез
Аерылып миннән калганда.
Көннәрегез караңгы булмасын
Мине гүргә илтеп салганда.
Тар кабергә илтеп кую белән,
Җавап алу өчен килерләр.
Хода иманымны камил кыйлса,
Җәннәтләрдә урын бирерләр.
Зинһар, әйтәм барлык туганнарга,
Миннән разый булып калсыннар.
Гүрләремә илтеп күмелгәндә,
Тәһлил әйтеп туфрак салсыннар.
Юучыларга да шуны әйтәм:
Бик таман су белән юыгыз.
Чын күңелдән әйтеп үтенәмен,
Салаватлар әйтеп юыгыз.
Эләр дәгъвам күп булсын дип,
Язам, бармакларым талдырам.
Мин үлгәч тә искә алсыннар дип,
Васыятемне әйтеп калдырам.
Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче Фәтхуллин Әбүбәкер Әхмәтхафиз улының мөнәҗәтен аның җәмәгате Фәтхуллина Маһиәнвәрә Шәйхетдин кызы 1983 елда К.Хөснуллинга тапшырган.
Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. 420-421 битләр. (Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)