Энҗе чәчтем - энҗе җыям...
Мөнәҗәтләр
ВАСЫЯТЬНАМӘ (I)
Тикшер инде башкаларның ата-баба нәселен,
Яшь буынга калдырып кит эшләреңнең асылын!
Кирәксез эшләрдә йөреп гомрең үтә, белмисең,
Гәр сораса, шул файдасыз үткәнеңне сөйлисең.
Сөйләп үткәр син аңарга гомереңдә булганын,
Тормышыңның тармагында тәҗрибәңнең уңганын.
Дөньяда калдыр эзеңне, яшь буынга истәлек,
Изге эшләрең күренгәч, бар да сөйләр искә алып.
Яшьлегеңдә гафләт белән үткәрдең син үзеңне,
Картайганда күзләрмен дип, хата бирдең сүзеңне.
Кирәк булган яшь вакытта эшләреңне күзәтү,
Тәүбә итеп бер Ходайга, вакыт барда төзәтү.
Һәрбер эшнең вакыты бар, беләсең бит алдан ук,
Картайгач тәүбә кылам дип, буш китәрсең алданып.
Аңла алдан кайда үткән, дөнья сине алдар ул,
Яңа булган дөнья түгел, күпне аңлап алган ул.
Аңлар чагым, вакытларым, бушка үткән көннәрем,
Гырлап йоклап, гафләт белән үткән озын төннәрем.
Яшьлек мәҗнүнлегем белән рәхәт нәрсә белмәдем,
Авыр хәлле картлык көне килер кебек күрмәдем.
Кирәк иде шактый алдан күп төзеклек кальбемә,
Инде, яшьлек, аерылдың, күрә алмамын мәңгегә.
Картлык иптәш, килдең инде сөймәсәм дә үзеңне,
Күз яшьләрең түгелеп торгач, тыңлыйм инде сүзеңне.
Эшлик инде авыр эшләр, соңгы көнгә кирәген,
Күрәсеңдер башыңда ап-ак чәчеңнең сирәген.
Күзләреңнең алмасында боҗра алма түгәрәк,
Сәҗдәләргә бара алмый тезләрең дә чүгәләп.
Инде сиңа вакыт килде киләчәкне уйларга,
Яшьләр белән шаулашулар бик килешми туйларга.
Көчле идең яшь көнеңдә аюлардай үкерүгә,
Гаҗәпләнмә, картлыгыңда калдың инде бөкерегә.
Уйласаң да киләчәкне, баштан үткән уйларың
Эшли алмас һичберни дә, кәкре булган буйларың.
Әллә кабат кайтугамы яшьлегеңне уйлавың,
Дәвам иткән яман эшләреңне һаман куймадың.
Күр, бу дөньяда синеңдәй аксакаллар калмады,
Тәүфыйк өчен көрәшүче картлар алдан аңлады.
Түксәгез дә күзләрем яшь, кире кайтмам, үләрмен,
Вакыт җитте, арык тәнне кәфенлеккә төрермен.
Түзәлмадым яшь вакытта, уйландым мин картайгач,
Ахры, калыр «төзәлүләр» туфрак белән каплангач.
Гакыллылар күп эшләрне үз чагында күрделәр,
Ахирәтне көтеп алып, шатлык белән үлделәр.
Мин кичектем, соңга калдым, дөнья мине алдады,
Инде хәзер соңга калдым, көчләрем дә калмады.
Төрле нигъмәтләрдә яшәп, белдеңме кадерләрен?
Аңла инде, и картлыгым, көтәдер каберләрем.
Тәннәреңне сыйпап кара, аягың сузып кара,
Сөякләрең сызып бара, соңгы көн якын кала.
Саранлык белән җыйсаң да, калыр синең малларың,
Сузылып ятар файдасыз тән, чыгып очкан җаннарың.
Күзләрең дә эчкә батар, карының да ачыгып,
Карт хайвандай үлеп калдың, авызларың ачылып.
Нәрсә булды? Өметләрең киттеләр бит кулыңнан,
Алдагы көн мәншурларың килмәсен сул кулыңнан.
Балаларың куркытырлар йөзләреңне күрергә,
Күршеләрең ашыгырлар җәсәдеңне күмәргә.
Кайберәүләр еглашырлар, гүя сине кызганып,
Кайберләр килер юарга сине, җиңен сызганып.
Моннан соң син күрә алмассың бу дөньяның төсләрен,
Ятачак җирең караңгы, туфрак булыр өсләрең.
Ахирәтнең кабер дигән мәктәбенә барасың,
Күршеләрең күмеп киткәч, инде ялгыз каласың.
Хәлләремне кем дә белмәс, сүземнең юк өннәре,
Ача алмыйм күзләремне, сүнде хәят көннәре.
Белсәм иде терек чакта тар булачак гүрләрем,
Сорар идем бер Ходайдан киң итәргә түрләрем.
Бар сөякләрем каралгач, туфрак булып таралгач,
Алда ниләр күрәчәкмен, яңа тәннәр яралгач?
Ята торгач уятырлар: «Торыгыз!»-- дип кычкырып,
Куркыныч көн күрнешеннән котылалмам ычкынып.
Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче Фәтхуллин Әбүбәкер Әхмәтхафиз улының мөнәҗәтен аның җәмәгате Фәтхуллина Маһиәнвәрә Шәйхетдин кызы 1983 елда К.Хөснуллинга тапшырган.
Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды.
417-419 битләр. (Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)