Энҗе чәчтем - энҗе җыям...
Мөнәҗәтләр
КЫЯМӘТ КӨНСЕЗ КҮРЕШҮ ЮК БЕЗГӘ
Гомерем үтте, яшәп туймадым,
Үтеп киткәнен һичбер тоймадым.
Фани дөньядан бер көн күчәрмен,
Әҗәл ширбәтен тиздән эчәрмен.
Каршы тауларым, йөргән җирләрем,
Аерылам сездән, инде нишләрем?
Газиз улларым, сезне сагынам,
Васыятемне сезгә калдырам.
Ак бүз күлмәгем киеп китәрмен,
Атнакичләрне килеп китәрмен.
Сөйгән улларым, сөйгән кызларым,
Китәм мәңгегә, мине кызганың.
Газиз улларым, күреп туймадым,
Яхшы үткәрең азак туйларым.
Җаннарым чыккач, өйдә кундырың,
Хәерләр биреп, дога кыйлдырың.
Башсыз атларга салып илтерсез,
Ялгыз кабергә куеп китәрсез.
Ялгыз кабердә ялгыз нишләргә?
Күршеләр булмас киңәш итәргә.
Каберем өстенә ак таш куегыз,
Исемнәремне шунда уегыз.
Агачка кунып, кошлар сайрасын,
Догалар укып, рухым шатлансын.
Бардым басуга урак урырга,
Ходаем язган шулай булырга.
Кояш туганда нур тула күзгә,
Кыямәт көнсез күрешү юк безгә.
Мөслим районы Югары Табын авылында яшәүче Нәбиуллина Шәмсегаяннан (1906 елда туган) 1990 елда М.Хөснуллин язып алган.
Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. 502-503 битләр.(Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)