Энҗе чәчтем - энҗе җыям...
Мөнәҗәтләр
ҮКЕНЕП, ҖИРГӘ КЕРЕР ИНСАН
Кабер дигән мәхкәм сарай: ишеге юк, кереп булмый,
Кабердәге әрвахларның хәлләренә белеп булмый.
Каберемне тар итмәгел, мәкянымны нар итмәгел,
Шайтан белән яр итмәгел, каберемә бардыгым кичә.
Иртә торсам, фикерем күп, кичен ятсам, зикерем юк,
Тагать азыгым аз булганга, кальбем эчрә хәсрәтем чук.
Вакыт җитеп, үлем килсә, нишләр минем ялгыз башым?
Иманлы җаннан үтим дип, агызырмын күздән яшем.
Ничә үлгәннәрне күреп, ничәләрне җиргә күмеп,
Үз китәрен белми йөреп, үкенеп, җиргә керер инсан.
И Раббым, газиз Аллаһы, рәхмәтеңдә булсак иде,
Иртә-кичен биш намазны калдырмыйча кыйлсак иде.
И Раббым, кыямәткәчә тапшырдым Сиңа үземне,
Рәхмәтеңнән тәүфыйк биреп, иманлы кыйл, ит түземле.
Мәхкәм - нык.
Нар - ут.
Эчрә - эчендә.
Чук - күп.
Мөнәҗәтне Мөслим районы Югары Табын авылында яшәүче Нәбиуллина Шәмсегаяннан (1906 елда туган) 1990 елда М.Хөснуллин язып алган.
Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. 407 бит. (Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)