Энҗе чәчтем - энҗе җыям...
Бәетләр
ХАН МӘЧЕТЕ
Чын хурлыкта торсаң да син дүрт йөз ел буе, Казан,
Сөембикә манараңда әйтелә бүген азан.
И манара, шатлан бу көн, шатлана торган көнең,
Чөнки синдә гает укый татар гаскәре бүген!
И манара, ач пәрдәңне, кара монда бер балкып,
Дошманнарның кулларыннан алдык без сине тартып.
И манара, кайтты бу көн иске шәүкәтең кире,
Тулы өметләргә чумды бөтен Ислам гаскәре.
Ничә йөз ел янсаң да син каты хәсрәт эчендә,
Инде кайгыңнан коткарды шанлы татар гаскәре.
Озакламый төшә инде башыңнан орел синең,
Инша Алла, тиз менәчәк башыңа аең синең.
Һәр бинадан биек булып, күкләргә чыкмыш башың,
Инде аеңны куябыз, инде күкләргә аштың!
Инде шатлан, инде сөен, сөенергә хакың бар,
Чөнки бүген яннарыңда Сөембикә рухы бар.
Яшә инде та кыямәт, төшмә хурлыкка тагын,
Сокландыр бөтен галәмне, кайтар Сөембикә җанын.
Чын хурлыкта торсаң да син дүрт йөз ел буе, Казан,
Сөембикә манараңда әйтелә бу көн азан!
Бәет Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче Фәтхуллина Маһиәнвәрә тарафыннан К.Хөснуллинга тапшырылган. Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. 537 бит.(Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)