Энҗе чәчтем - энҗе җыям...
Мөнәҗәтләр
ЧАКЫРМЫЙ КИЛЕП ҖИТӘР УЛ
Сәгате җитсә, бик тиз килеп җитәр ул,
Мал-мөлкәтең - һәммәсен юк итәр ул.
Киләчәктер һәр кешегә бу әҗәл,
Аңардан котылырга һич юк әмәл.
Бу әҗәлдер ирләрне вәйран кылыр,
Бу әҗәлдер хатыннарны тол кылыр.
Бу әҗәл угланнарны ятим итәр,
Бу әҗәлдер исәннәрне яшьле итәр.
Аерадыр ул бер көн тәнеңнән җаның,
Әһле әүлядың кыйла аһ-фәганын.
Караңгы гүргә илтеп куйдырадыр,
Гөл кебек күркәм йөзең сулдырадыр.
Ул караңгы гүрдә ялгыз каласың,
Кичәсен дә, көндезен дә белмәйсең.
Булма мәгърур ушбу дөнья малына,
Шул сине салыр һәлакәт базына.
Дөнья малы ләхеттә файда бирмәс,
Ләхетләр тар, җефтең дә янда йөрмәс.
Дөнья малы кабердә юлдаш булмас,
Анда киткәч, кире кайтулар булмас.
Үлем курыкмас дөнья байлыгыннан,
Сөаль кыйлмас йөзеңнең айлыгыннан.
Адәм утлы кайчак бик ахмак торыр,
Тиктомал яман хатынга алданыр.
Мөнкатыйгдыр барча тәкате аның,
Бер сәгатьтер барча рәхәте аның.
Ач күзеңне йокыдан, и бихәбәр,
Җирдәге гыйбрәтләрне кыйл нәзар.
Баскан бит гафләт карасы күзеңне,
Йокы саргайттымы синең йөзеңне?
Сөртмә син гафләт карасын күзеңә,
Йөкләмә юлда мәшәкать үзеңә.
Барачак җирең мәхшәр торыр анда,
Казыйның эше дишвар торыр анда.
Торыр барча адәм углы кабердән,
Тетрәшерләр шунда алар куркудан.
Җыелыр мәхшәр җиренә барча җан,
Хак-Аллаһ сорау алыр барчасыннан.
Дияр Ул: «Бәндә, әйт, нә килтермешең,
Дөньялыкта, әйт, нәләр эшләмешең?»
Нә якларсың, ашу булса языгың?
Юл ерактыр, тәмам алгыл азыгың.
Мөнәҗәт Мөслим районы Югары Табын авылында яшәүче Гыймранова Нурлыҗиһаннан 1990 елда М.Хөснуллин тарафыннан язып алынган.
Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. 448-449 бит.(Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)