Мәзәкләр
Ата торганга тыга торган
Мөсәвәрә әби бик карт иде. Туксанны тутырып килгән чагы. Чаллыда
яшәүче оныгы кыз бәби алып кайтып, бик матур итеп бәби туе үткәргән-
нәр. Мөсәвәрә әби кунактан йөреп кайткач, сорыйлар икән моннан: “Оныкчыкка ни дип исем куштылар?” дип. Хәтер янчыгы тишелгә әби
аптырап тормаган: “Бар бит әле ата торганга тыга торган. Шул исеме”,-
дип җавап биргән. Баксаң, оныкчыкның исеме Эльза икән. Мөсәвәрә әби
аны гильзага якын итеп исендә калдырган.
Агуньнит...
Ул көнне Үрәзмәт авылына эшкә солдатлар килгән иде. Кичләрен – клубта дискотека. Авылның чая кызы Кифая, бию көе язылган пластинка алып
килергә дип, таныш солдатын өйләренә җибәрә. Шул вакытта гына бөтен авылда ут сүнә. Кифаяның әнисе Гөлчирә апа рус солдаты алдында югалып тормый: “Агуньнит, глаза не посмотрит” – дип, пластинканы таба алмавын аңлатып бирә.
Мәзәкләрне язып алучы - Ә.Ногманова.
“Авыл утлары” газетасы, 12 июль, 2007 ел.