Мәкальләр һәм әйтемнәр
Өйдәш кертсәң, сүз чыгар,
Тавык кертсәң, чүп чыгар.
Өйдәш кертсәң, сүз чыгар,
Тавык кертсәң, чүп чыгар.
Элек шулхәтле авыр тормыш итүчеләр бар иде, хәтта тирес кирпеч әзерләү мөмкинлекләре булмыйдыр иде. Андыйлар күрше күрше белән сөйләшеп, өйдәш булып керделәр. Ике гаилә бер йортта кыш чыкты. Мичкә алмашлап яктылар. Салкында яшь мал-туар, тавык-кошлар да өйдә торды. Халык теленә кергән "Өйдәш кертсәң, сүз чыгар, тавык кертсәң, чүп чыгар" дигән сүз шул вакытлардан калды инде ул. Җир идәндә тавык, тырманып, тузан күтәргән.
Утыз бер бер тиен сиңа.
Бервакыт Әхмәтҗан исемле кеше ата-анасына авыр сүз әйткән. Староста моны шундук ишетеп, мир җыйган. Миргә пожар каланчасы янында җыйналганнар. Гыйнвар аеның чатнама суыгында авыл халкы Әхмәтҗанга мондый җәза биргән: һәркөнне (31 көн буена) Карамалы (хәзерге Сарман районы Александровка аылы) авылы стростасына берешәр тиеннән акча илтергә.Авыл капкасыннан аны төнге каравылчылар озатып калган. Таң беленгәнче, бер тиен Карамалы старостасына тапшырылырга тиеш булган. Җәза үтәлүен староста белән мулла көнен-көнгә күзәтеп торалар. Җәза бетәргә өч көн кала, Карамалы старостасының малае туган. Сөенечтән, бу моның өч көнен гафу иткән дә Тойгелде мулласы Ахун хәзрәткә "Җәзаны үтәп бетерде" дигән язу җибәргән. Нәкъ шуннан соң тәүфыйксыз балаларны "утыз бер бер тиен сиңа" дип ачулану калган.
Мөслим районы Тойгелде авылында яшәүче Кәримов Рифкать язып бирде.
1993 нче ел.
Базда батман тарым бар, күтәрә алсаң, барын да ал.
Мөслим районы Тойгелде авылында яшәүче Рамазанова Оркыя Шәймөхәммәт кызы авызыннан (1906 елда туган) Г.Абдуллина язып алды.
1993 нче ел.