Мөнәҗәтләр
Пәйгамбәребезнең изге мәүлед аен хөрмәтләү
И сөенеч, иң кадерле
Изге мәүлед ае килде,
Өммәтенә шәфкать иткән
Изге мәүлед ае килде.
Хак рәхмәте безгә бик зур,
Җирне-күкне каплады нур.
Ачты безгә хак-тугры юл,
Изге мәүлед ае килде.
Шушы айда рәсүл туды,
Дөньяда нур балкып торды,
Күңелләргә шатлык тулды,
Изге мәүлед ае килде.
Кадерле, әй, бу ай безгә,
Иман нуры бирде безгә.
Бер Аллаһыдан бүләк безгә,
Изге мәүлед ае килде.
Бу айда күп салават әйтик,
Йөздә иман нуры балкыр.
Тәүбәләрең кабул булыр,
Изге мәүлед ае килде.
Иман әһелен шатландырган,
Тугры юлга сафландырган,
Начар юлдан сакландырган
Изге мәүлед ае килде.
Аллаһы дусты безгә килгән,
Мөэминнәргә шатлык биргән,
Барчабызга шәфкать иткән
Изге мәүлед ае килде.
Бу көн безгә бик зур бәйрәм
Дөньга бирде ул зур ямь,
Хөрмәт итик чын күңелдән,
Рәсүл исме – ислам юлы.
Күкрәгеңдә сакла аны,
Кушканнарын тотыйк аның,
Бу ай бүтән айдан өстен,
Аны һәркем хөрмәт итсен.
Хөрмәтләгән рәхмәт алсын,
Изге мәүлед ае килде.
Куәтле булсын ислам әһле,
Шатлык безгә - иман әһле,
Сөенеч безгә - Коръән юлы,
Изге мәүлед ае килде.
Баштанаяк рәхмәт булган,
Безгә бик зур нигъмәт булган,
Мөэминнәргә шатлык биргән
Изге мәүлед ае килде.
Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче
Насыйрова Рәшидә Габделкадыйр кызыннан (1913 нче елда туган) язып алды Г.Абдуллина.