Мөнәҗәтләр
Ана моңы
Балакаем, бәгырь каным,
Сиңа кылдым фида җаным,
Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран,
Миңа юк бит миһербаның.
Тугыз ай күтәреп йөрдем,
Хәләл сөтемне имездем.
Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран,
Баладан катылык күрдем.
Бала ул анага татлы,
Тугачтын да юып пакьли.
Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран,
Ана хәтерен бала тапмый.
Аналар утыра түрдә,
Вакытсыз кермиләр гүргә.
Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран,
Ананы сөймиләр бер дә.
Балакаем, күзем нуры,
Күреп туймый ике күзем.
Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран,
Бары ялган минем сүзем.
Ананың күңеле балада,
Баланың күңеле далада.
Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран,
Миһербан юк һич анага.
Балам, булдың ки шәфкатьсез,
Үстермәдем мәшәкатьсез.
Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран,
Ялан миңа кабахәт сүз.
Балам, сине ки үстердем,
Түгә-түгә күз яшьләрем.
Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран,
Болай түгел иптәшләрең.
Балам, синең буең зифа,
Кисәң, киемнәрең кыса.
Минем кебек була күрмә,
Гомерләрең озын булса.
Күңелләрем була минем,
Балакаем, сине күрсәм.
Рәнҗеми кабер казычы,
Җеназа укып, мин үлсәм.
Җеназама җыелсалар,
Хәеремне өләшерсең.
Өчесе, җидесе, кырыгы,
Балам, Коръән укытырсың.
Балам, хәлем авыр булыр,
Фәрештәләр сөаль алыр.
Рәнҗеми дога кылсаң,
Сөальләрем җиңел булыр.
Татарстан Республикасы Мөслим районы Тойгелде авылында яшәүче
Каюмова Гәүһәрия ападан 1992 нче елда Г.Абдуллина язып алды.
1918 нче елда туган.