Бәетләр
Фирдәвес бәете
Бу бәетне 23 нче февраль көнне фани дөньядан киткән
Шакиров Фирдәвес Хәкимҗан улының рухына багышлыйм.
Бисмиллаһ диеп язамын
Коръән шәриф аятен.
Мин язармын – сез укырсыз,
Фирдәвеснең бәетен.
Кайларда гына булсам да,
Шофер булып эшләдем.
Ерак юлга чыкканда да,
Туры юлны эзләдем.
Берәүне дә калдырмадым
Үземнең бүләгемнән.
Хушбуй исләре аңкыды
Һәрвакыт күлмәгемнән,
Күп акча алып эшләдем,
Ә учларым тулмады.
Күпме игелек эшләп тә,
Бәхетләрем булмады.
Беркайчан да зарланмадым
Мин үземнең эшемнән.
Елмаюлар беркайчан да
Китмәделәр йөземнән.
Эшләп йөргән җирләремнән
Кинәт кенә чирләдем.
Машинада эшләү бәхетен
Инде бүтән күрмәдем.
Әнкәй бәгърем, бәйлә ак яулыгың,
Ак яулыгың килешә йөзеңә.
Зиньар, әнкәй, бәхил бул –
Авыр хәсрәт салдым үзеңә.
Үстердең, әнкәй, алты балаңны,
Картлыгымда терәк булыр дип,
Түли алмадым бурычымны,
Рәнҗемә, әнкәй, гафу ит.
Беренче булып дөньядан
Рүзилә сеңлем китте.
Аннан соң бик күп җәйләр,
Кышлар да бик күп үтте.
Ике мең дә бишенчедә
Чирләп китте Хәсәнҗан,
Күпме генә тырышсак та,
Сентябрьдә куйды җан.
Миңа да чират җитәр дип,
Уйламады бит җаным.
2008, февраль ае
Өемдә җуйдым аңым.
2011 не көткәндә
Кабат чирләп киттем мин.
Берәрсе килмәс микән дип,
Бик озак көттем мин.
Күземне ачып карасам,
Больницада ятамын.
Кем бу диеп сорасам,
Утыра Рәхимҗаным.
Озак та үтми килеп җитте
Җәмилә сеңлем минем.
Үз ягымны сагынганга,
Алып китте ул мине.
Бүләрдә бер ай торгачтын,
Бакый дөньяга күчтем.
Tуганнарым бик тырышты,
Бәхиллек биреп киттем.
Бүләр урамнарыннан
Әйләнеп кайтыйк әле,
Сагынып булса да сөйләрлек
Мизгелләр калсын әле.
Больницадан кайткан чакта
Хәлим энем булышты.
Нинди генә хәл булса да,
Шәрип энем тырышты.
Элегрәк кайткан чакларда,
Фәссир җизни белән бергә
Нинди генә эш эшләмәдек,
Дус яшәдек гомергә.
Рәхмәт, Филүс энем, ташламадың,
Һәрчак янымда булдың.
Кунакларга кайткан чакта,
Гел хөрмәт итеп тордың.
Тагын бер кат рәхмәт әйтәм
Мин Фәссир җизнәемә,
Озын гомер, сәламәтлек
Бирсен Ходай тәннәреңә.
23 нче февраль, кичке унбер,
Мин тыныч кына ятам,
Үлем белән көрәшкәнне
Сизеп алды бит анам.
Тиз арада бөтен тәнем
Сап-салкын булып алды,
Якты дөньда яшәве
Бер мизгел булып калды.
Пәнҗешәмбе, салкын кышта,
Кабергә иңдерделәр.
Бу дөньяда юклыгымны
Бәетемнән белерләр.
Әткәй-әнкәйгә куанычка,
Алты бала үскән идек,
Хәсрәт-кайгыга төшердем,
Әҗәлем иртө килеп.
Сабый чакта бишек җырын,
Әнкәй көйләп җырлады.
Улым, диеп башкаемнан,
Әткәй назлап сыйпады.
Гаепләрем күп булгандыр,
Зинһар, гаеп итмәгез.
Кайтыр җиргә китмәдем мин,
Кайтыр диеп көтмәгез.
Соңгы юлымны ямьләндереп,
Ап-ак итеп кар яуды.
Күңелегезне юатырга,
Җәмилә сеңлем калды.
Әнкәй, зинһар, кызыңа,
Озын гомерләр телә.
Җәберләнгән гәүдәләрем,
Салкын гүрләргә керә.
Рәнҗетмәдем, әнкәй, кешеләрне,
Кеше рәнҗешләре алмадым.
Ләкин никтер якты дөньяларда
Рәхәтләнеп яши алмадым.
Сәхраларга чыгып бер сызгырдым,
Чапкан печәннәрем кипсен дип.
Миңа кемнәр теләк теләде икән
Бу дөньядан иртө китсен дип?
Бик елама, өнкәй, бик кайгырма,
Күзең кирәк булыр алда да.
Тәкъдиремә шулай язган, әнкәй,
Сабырлыклар сора Алладан.
Әнкәй, зинһар, еламагыз,
Зинһар, сабыр итегез.
Җәйләр җиткәч - җирләр кипкәч,
Каберемне карап китегез.
Миннән калган киемнәрне,
Әнкәй бәгырем, саклама,
Аны күреп кайгырырсың,
Күзләреңнән яшь агар.
Миннән калган күлмәкләрне,
Туганым, киярсең инде.
Абыйдан калган истәлек,
Саклыйм, диярсең инде.
Яңа матур күлмәгемне
Сандыкларга салыгыз.
Җомга көннәрендә мине,
Зинһар, искә алыгыз.
Туганнарым, зинһар өчен,
Мәчетләргә барыгыз.
Минем исемемә атап,
Садаклар салыгыз.
Үтәр айлар, үтәр еллар,
Каберем ятим калыр.
Үзем, йөзем онытылса да,
Бәетем искә алыр.
Дүшәм көн була, диләр,
Быел Корбан Гаетен.
Сагынганда сез укырсыз,
Фирдәвесҗан бәетен.
Филүс Габдуллин, 2011 ел.