Бәетләр
Рәкыя бәете
Иске Сәеттә туганмын,
Монда булды әҗәлем.
Бер Ходаем үзе белә
Бу хәлләрнең сәбәбен.
Ялгыз өйдә берьялгызың
Бирдем мин җаннарымны.
Яннарымда беркем дә юк
Белергә хәлләремне.
Соңгы сүзләрем әйтергә
Яннарымда һичкем юк.
Миңа язганны бүтәнгә
Язма, бер Аллам, берүк.
Күпме генә тырышсам да,
Бәхет кырын карады.
Кая барсам, “кара сакал”
Минем арттан калмады.
Рәхмәт сезгә, авылдашлар,
Мине зурлап күмдегез.
Авылдашлар, һәрбарчагыз,
Бәхил булып калыгыз.
Очрашып сөйләшкәндә,
Мине искә алыгыз.
Эшлисе эшләрем калды,
Эшләр һич бетми икән.
Бәхилләшеп китә алмадым,
Үзегез бәхилләгез.
Җир куеннарында ята
Мәрхүмә Рәкыягез.
Авторы билгесез. “Авыл утлары” газетасы, 31 октябрь, 2006 ел.