Бәетләр

Зәйнулла бәете


Иртән торгач, бәйлә ак яулыгың,
Ак яулыгың килешә йөзеңә.
Зинһар, әнкәй, бәхил бул –
Авыр хәсрәт салдым үзеңә.
Үстердең син, әни, дүрт балаңны,
Картлыгымда терәк булыр дип,
Түли алмадым бурычымны,
Рәнҗемә, әни, гафу ит.
Караңгы шул сиңа хәзер,
Караңгы шул якты дөньялар.
Синнән алда китте газиз балаң,
Моннан авыррак нәрсә бар?
Рәнҗетмәдем, әни, кешеләрне,
Кеше рәнҗешләре алмадым.
Ләкин никтер якты дөньяларда
Рәхәтләнеп яши алмадым.
Сахраларга чыгып бер сызгырдым
Чапкан печәннәрем кипсен дип,
Миңа кемнәр теләк теләде икән
Бу дөньядан иртә китсен дип?
Бик елама, әнием, бик кайгырма,
Күзең кирәк булыр алда да.
Тәкъдиремә шулай язган, әнием,
Сабырлыклар сора Алладан.


Бәет язучы – Мәдинә Хаҗиева. Мөслим районы Торыш авылы. 2006 ел.





Сайт управляется системой uCoz