Энҗе чәчтем - энҗе җыям...
Әкиятләр
Дуслар нигә кирәк?
Бер матур өйнең иркен тәрәзә төбендә ике гөл үскән. Алар берсен берсе узарга теләп, матур итеп чәчәк аталар икән. Урамнан үткән кешеләр бу матурлыкны күреп сокланганннар. Хуҗабикә гөлләрен сөеп, иркәләп туя алмаган, тәрбияләгән, сулар сипкән, төпләрен йомшарткан. Ә гөлләр аның саен масайганнар, үзләренең матурлыклары турында сүз куертырга яратканнар. Аларның һәркайсы үзен иң матуры дип санаган.
Тәрәзә янәшәсендәге өстәлдә тагын бер гөл үскән, ләкин ул чәчәк атмаган, ботаклары белән яктыга үрмәләгән. Тәрәзә төбендәге гөлләр үрмә гөлдән көлгәннәр:
- И мескен, чәчәк тә атмыйсың. Хуҗабикә сине чыгарып атар инде, - дигәннәр.
Үрмәле гөл бик курыккан. Хуҗабикә янына килгән саен, мине алып ыргытыр инде дип калтырый икән.
Көннәрдән беркөнне хуҗабикә авырып киткән. Аны хастаханәгә салганнар. Гөлләр аны бик юксынганнар. Көн артыннан көн үткән. Чүлмәкләрдә дым азайган. Тәрәзә төбендәге гөлләрнең яфраклары кояш нурында көйгән, матур чәчәкләре кибеп корыган. Шунда үрмәле гөл ярдәмгә ташланган: ул көйдергеч кояш нурларыннан чүлмәкләрне капларга тырышкан, ботаклары, куе яфраклары белән тәрәзәне томалаган. Гөлләр шулай бер-берсенә сыенып көннәрен үткәргәннәр.
Менә беркөнне хуҗабикә кайткан. Ул,ашыгып, тәрәзә янына килгән.
- И Ходаем, гөлләремне ышыкка алып куярга да онытканмын икән бит! – дип бик борчылган, тизрәк гөлләрне су белән коендырган, төпләрен йомшарткан.
Гөлләр рәхәтләнеп сулыш алганнар. Озак та тормый, матур итеп чәчәк ата башлаганнар. Хәзер инде алар бер дә масаймаганнар. Дусларның авыр чакта кирәклеген аңлаганнар бит алар. Әле бүген дә кешеләрне сокландырып, шау чәчәккә күмелеп утыралар, ди, алар.
Мөслимдә яшәүче Галимова Разифа Раят кызы (1978 елда туган) авызыннан Мөслим урта мәктәбенең 5 нче Б сыйныфы укучысы Галимова Наилә язып алды. 2011 нче ел.