Энҗе чәчтем - энҗе җыям...
Әкиятләр
Хәйләкәр төлке
(инглиз халык әкияте)
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер әби. Аның тавыклары, чебиләре, сыерлары, чучкалары бик күп булган. Көннәрдән беркөнне, бу әби картайгач, кош-кортларын, хайваннарын карарга кеше эзләп урман читенә чыгып баскан. Менә аю килә, лап-лап. Аю әбигә әйтә икән:
- Нишләп торасың, әби, - дигән.
Әби әйтә икән:
- Әй, аюкай, кош-кортларымны, хайваннарны карарга кеше кирәк иде, - дигән.
Аю әйтә икән:
- Мин ярыйммы соң, - дигән.
Әби әйткән:
- Я, әле, син ничек итеп куачаксың аларны? Күрсәт әле.
- Уууууууу!!!
Әби әйтә:
- Юк, юк аюкай, кирәк түгел, син бит аларны куркытып бетерәсең.
Аю, шулай дигәч, китеп барган.
Менә бүре килә икән.
- Нишләп торасың, әбикәй?
Әби әйтә икән:
- И, менә кош-кортларымны, хайваннарны карарга кеше кирәк иде, - дигән.
Бүре әйткән:
- Мин ярыйммы соң? – дигән.
Әби әйткән:
- Я, әле, син ничек итеп куар идең аларны? Күрсәт әле.
- Уууууу!!!
Әби әйткән:
- Юк, юк, бүре, кирәк түгел, син бит аларны куркытып бетерәчәксең, - дигән.
Менә бераз вакыт үткәннән соң төлке килеп чыккан. Төлке белән дә нәкъ шулай сөйләшкәннәр. Әби төлкедән ничек итеп хайваннарны куарсың, дигәч, төлке бик матур итеп җырлый-җырлый, бии-бии күрсәтеп биргән. Әбигә төлке бик ошаган, һәм ул аны ярдәмгә алган.
Шулай итеп, берничә көн үткәннән соң, әби кош-кортларын санаса, тавыкларының саны җитмәгән. Әби аларны эзләп тә караган, ләкин таба алмаган. Ул төлкедән шикләнгән һәм аны куарга булган. Ләкин хәйләкәр төлке бер дә үзен гаеплисе килмәгән.
Шулай көннәрдән бер көнне әби үзенең иң яраткан тавыгының юкка чыкканын белгәч, төлкене куа башлаган. Төлке әбидән качканда ишегалдындагы сөт салынган ләгәнгә килеп төшкән. Ләгәннән чыккач, төлке койрыгының очы ак калган. Шуннан бирле барлык төлкеләрнең койрык очы ак, ди.
Мөслим районы Мөслим авылында яшәүче Зарипова Динара (5 нче сыйныф укучысы) әнисе сөйләгәннәрдән исендә калдырганча язып алып килде.
2010 нчы ел.