Җырлар

Әллүки (татар халык көе, Габдулла Тукай сүзләре)

Җырлый - Руслан Садров.


Ишеттем мин кичә: берәү җырлый,
Чын безнеңчә матур, милли көй;

Әллүки, бәллүки,
Чын безнеңчә матур, милли көй.

Түзәлмадым, бардым җырлаучыга,
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»

Әллүки, бәллүки,
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»

Җавабында милләттәшем миңа:
«Бу көй була, диде, Әллүки!»

Әллүки, бәллүки,
«Бу көй була, диде, Әллүки».



Сайт управляется системой uCoz