Энҗе чәчтем - энҗе җыям...

 Мөнәҗәтләр

ВАСЫЯТЬ


Васыятем әйтеп калам барына:
Иң әүвәле гомер иткән ярыма,
Бәбекәйләр, туган-кардәш - барына,
Күрше-таныш, гавам игътибарына!
Тыныч яшәү юлын ныклап карагыз:
Кеше белән тату булсын арагыз,
Дус-иш белән бозылып китсә арагыз,
Тизрәк дуслашу чарасын карагыз!
Армый-талмый булсагыз эш сөюче,
Булырсыз тук, нәфис кием киюче.
Булыр сезне бөтен халык - сөюче,
Дан казангач, батыр бу, дип, җиңүче!
Булыгыз шат, киң күңелле, намуслы,
Кимсетмәгез ким-хур булган танышны.
Туры сүзле, ышанычлы, риясыз,
Җаннар саф калалмый һич тә аларсыз!
Олыны - олуг, кечене - яшь дип бел,
Бу сүземне яшәүгә киңәш дип бел.
Гадел, туры вә хак булсын юлыгыз,
Кеше хакына сузмагыз кулыгыз!
Изгелектә булса яшәр юлыгыз,
Дога кыйлыр һәрбер онык-улыгыз!



Мөслим районы Ташлыяр авылында яшәүче Фәтхуллин Әбүбәкер Әхмәтхафиз улының шигырен 1983 елда К.Хөснуллинга Фәтхуллина Маһиәнвәрә Шәйхетдин кызы тапшырган.
Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабыннан алынды. 412 бит. (Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001)




Сайт управляется системой uCoz