Җырлар

Түреш авылы көе


Авылым кайда, авылым кайда,
Карасам да күренми шул.
Яшьли сөйгән яшь мәхәббәт
Нишләсәң дә сүрелми.

Челтәрле лә күпер астында
Каз канатын төзәтә шул.
Булма матур, бул бәхетле -
Бәхет матур күрсәтә.

Өстәл өстендә музыка,
Уйный белмибез генә шул.
Бергә чакта бик күңелле,
Кадерен белмибез генә.


“Бу көй Зифа Басыйрова башкаруында язылды. Җырчы әсәрне Мөслимдә отып алган” (музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗановның 1976 нчы елда нәшер ителгән “Татар халык җырлары” исемле китабында шундый юллар бар. Мөслим районында башка Түреш авылы булмаганга, бу җыр, чынында да, Түреш авылы кешесе тарафыннан чыгарылгандыр яисә безнең авыл җыры булгандыр, дигән фикер кала. – Мөслим районы Түреш авылында туган Мөҗәһит Әхмәтҗанов искәрмәсе). Мөҗәһит Әхмәтҗановның “Авылым хатирәләре” (Казан: “Паритет” ҖЧҖ, 2006.- 3-4 бит) китабыннан алынды.




Сайт управляется системой uCoz