Мөслим төбәге фольклоры

 Җырлар

Фронттан шигырь


Без киттек тә югалдык,
Кояш баешына карап юл алдык.
Безнең юлларыбыз ерак булды
Бик күбебез шунда югалды.
Үтә ачы суык буран
Кар өстендә тезелеп ятабыз.
Иртән торып бик күп солдат китәбез,
Ә кичен бик аз булып кайтабыз.
Кайсылары үлә пуля белән,
Кайсылары үлә салкыннан,
Җир өсләре тулы үле гәүдә
Җыясы да юк бит артыннан.
Түгелә каннар, кырыла җаннар,
Яшь буыннар бик хәлсез.
Җир өсләре тулы үле гәүдә,
Җыялар аларны ләхетсез.
Ява төндә пуля яңгыр кебек,
Тукталгач та алга атлыйсың,
Ут эчендә үтә көннәр, төннәр,
Бер туярлык аш та капмыйсың.
Бик сагынам сезне, балаларым,
Күрер көннәр сезне булырмы?
Әллә минем шулай сезне
Күрмәй гомерләрем узармы?
Чыккан көннән бирле югалдыгыз,
Сездән бер дә хатлар алалмыйм.
Төшәләремдә күрәм, төшләремдә,
Уянгачтын сезне таба алмыйм.
Ташладым мин сезне, балаларым,
Канатыгыз җитмәй калдыгыз.
Мин чигәм монда ялгыз кайгы,
Ә сез яшьләй ялгыз калдыгыз.
Озак йөрмәм, сезгә сүзләрем бар,
Нык теләгез, әткәй, кайт диегез,
Бетсен фашист, без җимерербез,
Шунда гына без торырбыз тигез.
Юк, ул торса, кайтып булмас,
Киткән кебек тигез тән белән.
Я аяксыз, я кулсыз,
Я калырбыз шунда мәңгегә.
Сезне дүрт ел күрми торып,
Сары басты нурлы йөзләрем.
Иртән торсам, сездән хатлар көтәм,
Сезнең якта минем күзләрем,
Мин көтсәм дә, хатлар һич килмәй бит.
Белмим, әллә хатлар ямыйсыз,
Әллә сезен яшьләй калдырганга,
Мине искә алмыйсыз.
Мин сезгә язармын бик күп хатлар,
Җыелышып бергә тыңларсыз.
Җырлар да язып куярмын,
Әткәй җырлары дип җырларсыз,
Җитәр инде, ахры, язмыйм артык,
Талды инде минем кулларым,
Сез дә миңа шулай җырлар языгыз,
Сезне җырлар диеп җырлармын...


Әгерҗе районы Кадыбаш авылында яшәүче
Айдарова Фәридәнең кулъзма дәфтәреннән 1993 елда Г.Абдуллина күчереп алды.




Сайт управляется системой uCoz