Җырлар


***
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Хәдичә.
Бәхетсезләр чишмәсеннән
Су эчкәнмен белмичә.

***
Мин сөямен ислам динен,
Ислам белән мин мактанам.
Әле дә мөэмин исемен мин
Алганмын дип шатланам.
Бу җиһанда дин-имандин
Сөекле нәрсә юк.
Дин-иманым алсалар,
Мин күңелемнән буй салам.

***
Олугланма бу дөньяның байлыгына,
Горурланма йөзеңнең айлыгына.
Бу байлыклар – бетә торган кырау тик,
Матурлыклар – китә торган буяу тик.
Әҗәл килер, курыкмас байлыгыңнан,
Сөаль кылмас йөзеңнең айлыгыннан.
Курыкмас ул исемең зурлыгыннан,
Дарилык кыйл гөнаһың зурлыгыннан.
Кабердә малларың һич файда бирмәс,
Тәрәзә белән ишек ачылмас.
Яныңда дусларың кая соң?
Вакыт җиткәч, мәҗбүр булып барасың...


Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче
Насыйрова Рәшидә Габделкадый кызыннан язып алды Г.Абдуллина.
1913 нче елда туган.




Сайт управляется системой uCoz