Бәетләр

Әсирләр бәяны


Ки бисмилла диеп башлап,
Язаем хәсрәтем фашлап.
Ике күзем тула яшьләп,
Янып бәгърем җәфалардин.

Би хамдима яратканга,
Динебез ислам иткәнгә,
Илайы мең шөкер Алла,
Үземез инсан иткәнгә.

Сиңа улсын хатым башы,
Кылам аны седә фашы.
Ки яхшы ишетегез аны,
Ничек әсирләр әхвали.

Әсирләрнед догасыни,
Ходаем, оста җаг әйлә.
Биреп тәврик илән куәт,
Бу галимәрдән халас әйлә.

Язарларга шыруг иттем,
Бәян өчен ки хәлемед.
Рәхим идем, ахры, дәшдә
Җанымыз ал иман берлә.

Нәчик язсам, сүзем бетмәй,
Эчемдәге гамем бетмәй.
Бу дәрдемә дәва җитмәй,
Җөреп сусап табиблардан.

Сабыр итәр тәкәтем юк,
Очар идем – канатым юк.
Бу дәрдемә дәва һич юк,
Гаҗиз булдым дәвалардин.

Быел чыктым сәфәрләргә,
Юлыктым күпсә хәтәрләргә.
Дучар булдым кяферләргә,
Рәхим кылсын үзе Алла.

Туганнарым дога кылса,
Фәрештәләр амин дисә,
Иманыбыз камил булса,
Кәлеб гыйльман илән улдык.

Карый дисәм китапларга,
Исем җитми хисапларга.
Исем-дәрдем ки йортларда
Кавыштыр бер җәләл Алла.

Илаһи мөфтәлә булдым,
Бу тәкъдиргә дучар улдым – буйсынмадым.
Адашкан кош кеби булдым,
Сабырлык бир үзең, Алла.

Яна бәгърем, йөрәкләрем,
Тала бәнем беләкләрем.
Кабул булмый теләкләрем,
Рәхим кылсын үзе Алла.

Һавада оча тургайлар,
Ки безнең илгә баргайлар.
Ки бездән сәлам әйтерләр,
Җаным-бәгърем җәфалардин.

Ки бән киттем, сәламәт бул,
Ходай тәкъдиренә мән кыл.
Миңа изге догалар кыл,
Догаң мәкбүлдер, иншалла.


Мөслим районы Тойгелде авылында яшәүче
Сабирова Асма Сабир кызыннан (1928 нче елда туган) 1992 елда Г.Абдуллина язып алды.

***
Япон халкы - вак халык,
Вак булса да үткеннәр.
Еглай-еглай дарый кыйлап,
Үтә безнең күп көннәр.

Сәлам әйтеп җибәрәбез
Очып киткән бер казга.
Урыс белән татарларны
Тутыралар бер базга.

Японнар туп аталар,
Урыслар ни аталар?
Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз,
Тилмерешеп яталар.


Мөслим районы Тойгелде авылында яшәп, Рус-япон сугышында катнашкан
Шиһабетдин Кәримовның әсирлектә язган мөнәҗәтләрен 1993 нче елда Кәримов Рифкать язып бирде. Әлеге мөнәҗәтләрне әсир Халыкара Кызыл Хач җәмгыяте аша туган авылына җибәргән.




Сайт управляется системой uCoz