Мәзәкләр

Түреш авылы мәзәкләре

Обратно казанга

Лотфулла агайның хатыны авырып киткән. Болар өйдә малае Миңлегаян
белән генә калганнар. Умач пешерергә уйлаганнар. Ләкин ул эрерәк килеп чыккан. Күпмедер пешергәннән соң, казаннан алып ашый башлаганнар. Умачның кайберләре пешмәгән, эчендәге оннарына кадәр күренеп тора
икән, ди. Шунда Лотфулла агай:
- Стоп, Миңлегаян! Умачны обратно казанга! – дигән.
“Стоп, Миңлегаян!”, “Обратно казанга!” дигән сүзләр озак еллар буе түрешлеләр теленнән төшмәде.


Законнар йомрушкин

Урман каравылчысы Лотфулла агай Лотфулла агай “закон” сүзен кыстырып сөйләшергә яраткан. Беркөн ул утын сораган берәүгә болай дигән:
- Хәзер законнар йомрушкин... Бөтенесе дә Минзәләдән килә, - дигән.
Безнең якның урман каравылчылары Минзәлә урман хуҗалыгына
буйсыналар иде.


“Всем лесникам привет!”

Урман каравылчылары җыелышына Лотфулла агай бара алмаган, ләкин үз сәламен кем ашадыр әйтеп җибәрергә онытмаган:
- Всем лесникам привет... Хәсәнгә - нет... – дигән.


Утыртып киткән

Миңлегали бик хәтәр генә мактанып, барлы-юклы мыекларын бөтерә-бөтерә, баҗасының “Жигули”ена утырган да район үзәгенә элдергән. Кайтканда да исәбе шуңа утырып кайту икән. Гөнаһ шомлыгына каршы, баҗасы аны оныткан. Миҗлегалине, күпер янында машина көтеп торганда, авылдашлары күргән дә:
- Нәрсә, Миңлегали, әллә баҗаң утыртмый киттеме? - дигәннәр.
- Юк, - дигән Миңлегали. – Утыртмый китмәде. Бик шәп итеп утыртып китте менә, - дип җавап биргән ди.


Катыкныкы катырак

Авылның бер ялгыз әбиенә ике егет бәрәңге күмәргә килгәннәр. Эшне тәмам иткәч, билгеле, капкалап алырга өйгә кергәннәр. Әби үзенчә ныклы әзерлек күреп, сый-хөрмәтне мулдан әзерләгән. Кәҗә сөтеннән ясалган ачы катык, көмешкә һәм башка ризыклар куйган табынга. Көмешкәнең сыйфаты, ни сәбәптәндер, тиешле дәрәҗәсенә барып җиталмаган. Бер егет рюмкага салганны эчеп җибәргән дә, икенчесен капмый гына, катык ашап утыра икән. Әби аны чын күңеленнән кыстарга тотынган:
- Әйдә, аша, улым. Ник эчми утырасың?
- Юк инде, әби, рәхмәт. Көмешкәңнең катылыгыннан катыгыңныкы катырак, - дип җавап биргән, ди теге егет.



Мәзәкләрне язып алучы – шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов.
Мөҗәһит Әхмәтҗановның “Авылым хатирәләре” (Казан: “Паритет” ҖЧҖ, 2006.) китабыннан алынды.




Сайт управляется системой uCoz